төзүче инженер, меценат (Санкт-Петербург, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Шамил Акбулатов, Шамил Измаил улы Акбулатов (1940 елның 1 марты, СССР, РСФСР, Ленинград өлкәсе, Ленинград) ― инженер, Ленинград шәһәр советы (Ленсовет) башкарма комитетының төзелеш һәм төзелеш материаллары сәнәгате бүлеге мөдире (1981―1984), Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе. «Инжстрой Санкт-Петербург» ябык акционерлык җәмгыяте президенты. «Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте» төбәкара мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасын оештыручы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы[1].
1940 елның 1 мартында Ленинградта туган. Ленинград су транспорты институтының[d] гидротехник факультетын тәмамлаган (1963).
1965―1969 елларда Идел-Балтика каналын[d] төзүдә эшли: 106нчы трестның УНР-20 прорабы, өлкән прораб.
1969―1970 елларда ― 106нчы трестның УНР-394 баш инженеры.
1970―1972 елларда ― УНР-394 башлыгы.
1972―1975 елларда ― 106нчы трестның баш инженеры.
1975―1981 елларда ― төзелеш берләшмәсенең баш инженеры.
1981―1984 елларда ― Ленинград шәһәр советы (Ленсовет[d]) башкарма комитетының төзелеш һәм төзелеш материаллары сәнәгате бүлеге мөдире.
1984―1989 елларда ― «Главленинградстрой» башлыгы урынбасары.
1989―1991 елларда ― Ленстройкомитет рәисе урынбасары ― «Главинжстрой» башлыгыгы.
1991 елдан ― Төзелеш корпорациясе вице-президенты, «Инжстрой Санкт-Петербург» ябык акционерлык җәмгыяте президенты [2].
Аның турыдан-туры катнашында торак кварталларны мәктәпләре, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре, көнкүреш хезмәт күрсәтү блоклары булган һәм төзекләндерү эшләре тулысынча тәмамланган аерым шәһәр төзелеше комплекслары итеп төзү концепциясе эшләнгән.
1985 елдан Санкт-Петербургның татар җәмгыяте тормышында актив катнаша. Ленинград Җәмигъ мәчетен ремонтлауда һәм реставрацияләүдә матди һәм оештыру ягыннан зур ярдәм күрсәтә. Волков мөселман зиратында[d] тәртип урнаштыру һәм реставрацияләү буенча күп көч куя. Санкт-Петербургның татар җәмәгатьчелегенә зур хәйрия ярдәме күрсәтә. Аның акчасына «Татарлар Санкт-Петербургта. Шәһәрнең 300 еллыгына» (рус. Татары в Санкт-Петербурге. К 300-летию города) китабы басылган. Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы. Санкт-Петербургта татар якшәмбе мәктәбен ачуга һәм «Санкт-Петербургта Татар мәдәни үзәге» проектын әзерләүгә актив ярдәм итә. Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү чорында, Ш. И. Акбулатов катнашында, Санкт-Петербургта Габдулла Тукайга һәйкәл ачу планлаштырыла (2006 елда ачыла [3]). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана.
Санкт-Петербургта галим-этнограф Лев Гумилевка, Россиядә беренче татар газетасына нигез салучы Гатаулла (Атаулла) Баязитовка, Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә Муса Җәлилгә һәйкәл төзүдә һәм ачуда хәйрия ярдәме күрсәтә[4].
2019 елда Левашовода[d] (Санкт-Петербург) репрессия корбаннары булган татарларга һәйкәл аның матди ярдәме белән куелган[5]
Өйләнгән.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.