Өрәңге
үсемлекләр гаиләсе From Wikipedia, the free encyclopedia
үсемлекләр гаиләсе From Wikipedia, the free encyclopedia
Өрәңге (яки чаган, лат. Ácer) — элек өрәңгеләр, хәзер сапиндлар гаиләлегенә керүче агачлар һәм куаклар ыругы. Төньяк Америкада, Азияда һәм Аурупада киң таралган.
Күпчелек агачларның биеклеге 10-30 м, ә куаклары исә 5-10 метр чамасы. Гадәттә яфрак коючан, бары Урта диңгез буенда үсүче берничә төре генә мәңге яшел.
Якынча 150 төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар. ТРда 6 төре бар. Гиннал яки елга буе өрәңгесе (A. ginnala), Көнбатыш Кама алдында декоратив үсемлек буларак үстерелә; татар чаганы (A. tataricum) — Идел алдында, ара-тирә кыргыйлана; яшел кабыклы өрәңге (A. tegmentosum) һәм башаклы өрәңге (A. spicatum) Раифа урманчылыгында интродукцияләшкән; Америка өрәңгесе (A. negundo), очлы яфраклы өрәңге (A. platanoides) катнаш һәм киң яфраклы урманнарда үсәләр. Өрәңге Канада мәдәниятында киң таралган.
20 м га кадәр биеклектәге бер һәм ике өйле агачлар һәм 6 м га кадәр биеклектәге зур булмаган куаклар. Тамыр системасында өске горизонталь тамырлар өстенлек итә. Яфраклары каршыдаш, сабакчалы, гади яки каурыйсыман катлаулы. Чәчәкләре вак, күпчелеге саргылт-яшел, ике яки бер җенесле, калканчык яки чук чәчәк төркемендә; башлыча, яфраклар күренгәнче яисә алар белән бер вакытта, иртә язда чәчәк ата. Өлгереп җитмәгән җимешләре ике канатлы җимешчектән тора, алар исә өлгергәннән соң аерылалар һәм берәмләп коелалар. Һәрбер җимешчектә (аның киң өлешендә) яссы түгәрәк бер орлык була. Август-сентябрьдә өлгерәләр. Орлыктан һәм вегетатив юл — төптән чыккан үсентеләрдән үрчиләр. Күләгәгә чыдам һәм яктылык яратучы агач. Һаваның дымлылыгы артканда, агач «елый» (кагыйдә буларак, яңгыр яварга берничә сәгать кала). Өрәңге 150–200 ел яши.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.