From Wikipedia, the free encyclopedia
Хәбиб Миначевич Миначев (1908 елның 11 декабре, Кыр Бикшеге, Сембер губернасы, Россия империясе — 2002 елның 25 марты, Мәскәү, Россия) — Совет һәм Россия галиме, ССРБ Фәннәр Академиясе академигы, Россия Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы[2], Башкортостан Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы академигы[3].
Хәбиб Миначев | |
---|---|
Туган | 24 декабрь 1908 яки 11 (24) декабрь 1908[1] Кыр Бикшеге, Батыр районы, Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР |
Үлгән | 25 март 2002[1] (93 яшь) Мәскәү, Россия |
Күмү урыны | Одинцово районы[d] |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР Россия |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт университеты |
Һөнәре | химик |
Эш бирүче | РФА Органик химия институты[d] |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Гыйльми дәрәҗә: | химия фәннәре докторы[d] |
Хәбиб Миначев 1908 елның 11 декабрендә Сембер губернасының Кыр Бикшеге авылында туа[4]. Милләте буенча татар[5]. Башлангыч белемне авыл җидееллык мәктәбендә ала.
1927 елда Мәскәүгә күчеп килә. 1929 елдан 1933 елга кадәр Мәскәү дәүләт университеты каршындагы эш факультетында укый[6].
1939 елда Мәскәү дәүләт университетының химия факультетын тәмамлый һәм кече фәнни хезмәткәр вазыйфасында Зелинский исемендәге органик химия институтында эшли башлый[4]. 1942 елның сентябрендә армиягә алына. 1944 елдан СБКФ әгъзасы.
Сугыштан соң Зелинский институтында эшен дәвам итә. 1950 елда өлкән фәнни хезмәткәр вазыйфасын ала. 1955—1977 елларда фәнни эш буенча директор урынбасары булып эшли.
1963 елда Хәбиб Миначев Зелинский институтында сирәк һәм таралган элементларда катализ лабораториясен оештыра, аны 1990 елга кадәр җитәкли.
1972 елның 28 ноябрендә ССРБ Фәннәр академиясенең «техник органик химия» белгечлеге буенча әгъза-корреспонденты итеп сайлана. 1979 елның 15 мартында — «органик химия» белгечлеге буенча академик.
2002 елның 25 мартында вафат була. Мәскәү өлкәсенең Одинцово районы Луцино авылы зиратында җирләнгән.
Чабаксар шәһәрендә урам Хәбиб Миначев исеме белән аталган.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.