Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Халыкара туган тел көне — 21 февраль көнне билгеләнгән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән халыкара бәйрәм[8]. Бөтен дөньядагы туган телләрне, аеруча азсанлы халыкларның телләрен, тануга, үстерүгә булышлык итү максатында, 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКОның генераль конференциясендә Халыкара туган тел көнен билгеләү турында карар кабул ителә. 2000 елның февраленнән башлап ел саен тел һәм мәдәниятның төрлелегенә һәм күптеллелегенә ярдәм итү максатыннан дөньякүләм билгеләп үтелә.
Халыкара туган тел көне | |
Нигезләнү датасы | 2000 |
---|---|
... хөрмәтенә аталган | туган тел |
Кем истәлегенә | туган тел |
Елның көне | 21 февраль |
Оештыручы | Берләшкән Милләтләр Оешмасы һәм Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы |
Рәсми веб-сайт | un.org/en/observances/mother-language-day(ингл.)[1], un.org/fr/observances/mother-language-day(фр.)[2], un.org/es/observances/mother-language-day(исп.)[3], un.org/ru/observances/mother-language-day(рус.)[4], un.org/ar/observances/mother-language-day[5] һәм un.org/zh/observances/mother-language-day[6] |
Нинди веб-биттә тасвирланган | documents-dds-ny.un.org/doc/UNDOC/GEN/N01/497/63/PDF/N0149763.pdf?OpenElement(исп.) |
Дата промульгации | 17 ноябрь 1999[7] |
Халыкара туган тел көне Викиҗыентыкта |
Халыкара туган тел көне өчен нәкъ 21 февраль көнен сайлау очраклы түгел. 1952 елның 21 февралендә Пакьстанда бенгаль теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була. Соңрак илнең көнчыгыш өлеше Бангладеш дәүләтенә әйләнәчәк.
Татарстанда бу көнгә багышланган чаралар елдан-ел оештырылып килә[9].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.