From Wikipedia, the free encyclopedia
Янышев Фәнис Фатыйх улы (2 февраль 1950 ел) — журналист, язучы, хуҗалык һәм мәдәният хезмәткәре. Мифтахетдин Акмулла исемендәге бүләк лауреаты (2010). Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2022).
Фәнис Янышев | |
---|---|
Туган | 2 февраль 1950 (73 яшь) Миякә районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт аграр университеты |
Һөнәре | журналист |
Фәнис Фатих улы Янышев 1950 елның 2 февралендә Башкорт АССР-ының Миякә районы Зиреклекүл авылында туган. Тамьян кабиләсе бие, башкорт кенәзе һәм тархан Шагале Шакман варисы.
1957-1961 елларда күрше Колтай-Каран, 1961-1966 елларда Богдан урта мәктәбендә укый. 1970-1972 елларда Совет Армиясе сафында хезмәт итә.
1981 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, агроном һөнәренә ия була. 1973-1993 елларда районның колхоз һәм совхозларны эшли, җөмһүрият гәзитләренең, «Башкортстан» телерадиокомпаниясенең хәбәрчесе була.
1993-1996 елларда Чиләбе шәһәрендә нәшер ителүче «ил-йорт» (башкорт телендә), «Дуслык» (татар телендә) өлкә газеталары мөхәррире, Башкортстан Республикасы Милли әдәби музее директоры урынбасары, «Тамаша» журналының баш мөхәррире урынбасары вазифаларын башкара.
2006 елда Мәҗит Гафуриның Уфадагы мемориаль йорт-музее директоры итеп билгеләнә.
Хәзерге вакытта Миякә районы Туксанбай авылындагы Мифтахетдин Акмулла музее директоры.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.