From Wikipedia, the free encyclopedia
Мансуров Фәнил Хәбибулла улы (3 декабрь 1932 ел — 30 май 1995 ел) — журналист, язучы. 1965 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы.
Фәнил Хәбибулла улы Мансуров 1932 елның 3 декабрендә Башкорт АССР-ының Чакмагыш районы авылында колхозчы гаиләсендә туган.
Урындагы урта мәктәптә белем ала. 1954—1957 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты факультетында укый.
1957—1960 елларда Бүздәк районының «Алга» газетасы редакциясендә бүлек мөдире булып эшли. 1960—1963 елларда Чакмагыш районының Калмашбаш урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятен укыта.
1963—1967 елларда «Агыйдел» һәм «Пионер» журналларында әдәби хезмәткәр була.
1968 елда Казанга күчеп китә. 1968-1971 елларда Татарстан китап нәшриятендә эшли. 1972-1976 елларда — «Социалистик Татарстан» газетасында хәбәрче була.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.