From Wikipedia, the free encyclopedia
Фәткуллина Флүзә Габдулла кызы (17 гыйнвар 1958 ел) — тел белгече, филология фәннәре докторы (2002), профессор (2011), Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре (2011), Рәсәй Федерациясенең мактаулы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (2015), Рәсәй Федерациясенең табигый фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты.
Флүзә Фәткуллина | |
---|---|
Туган | 17 гыйнвар 1958 (65 яшь) Суыккүл, Ярмәкәй райуны, БАССР, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | филолог |
Эш бирүче | Башкорт дәүләт университеты |
Бүләк һәм премияләре | Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре докторы |
Флүзә Габдулла кызы Фәткуллина 1958 елның 17 гыйнварында Башкорт АССРның Ярмәкәй районы Суыккул авылында туган.
1983 елда Башкорт дәүләт университетының рус филологиясе факультетын тәмамлый. 1984 елдан шул ук университетта эшли башлый.
2002 елда Башкорт дәүләт университетында «Хәзерге рус телендә деструктивлык категориясе» дигән темага диссертация яклый[1].
2012 елдан «Рус теле һәм чагыштырма филология» кафедрасы мөдире булып эшли. Фәткуллина Флүзә Габдулла кызы җитәкләген кафедра «Рәсәйнең алтын кафедрасы» статусына лаек булды[2].
Профессор Флүзә Фәткуллинаның гыйльми тикшеренү эшләре тел берәмлекләренең семантикасын һәм стилистик үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган, информацион-матбугат чараларының телен анализлау аның эшчәнлегендә аерым урын алып тора. Галим тарафыннан «Хәзерге рус телендә деструктив лексика» (1999), «Хәзерге рус телендә деструктивлык категориясе» (2002), «Журналистның сөйләү һәм язу телләре мәдәнияте» (2008) монографияләр, фәнни хезмәтләр һәм уку әсбаплары язылган[3].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.