From Wikipedia, the free encyclopedia
Хисамитдинова Фирдәвес Гыйльметдин кызы (баш. Хисамитдинова Фирҙәүес Ғилмитдин ҡыҙы, 1950 елның 1 гыйнвары, СССР, РСФСР, БАССР, Әбҗәлил районы, Рәхмәт ― 2023 елның 2 октябре, РФ, БР, Уфа) — Башкортстанның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, галим, башкорт теле белгече, филология фәннәре докторы, профессор. Россия Федерациясенең (2008) Һәм Башкортстан Республикасының (2003) атказанган фән эшлеклесе, Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры. 2005-2015 елларда Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры.
Фирдәвес Хисамитдинова | |
---|---|
Туган телдә исем | баш. Фирҙәүес Ғилметдин ҡыҙы Хисаметдинова |
Туган | 1 гыйнвар 1950[1] Рәхмәт, Әбҗәлил районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | 2 октябрь 2023[2] (73 яшь) Уфа[2] |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты |
Һөнәре | галим |
Эш бирүче | РФА УФҮ Тарих, тел һәм әдәбият иниституты һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор[d] |
Фирдәвес Гыйльметдин кызы Хисамитдинова 1950 елның 1 гыйнварында Башкорт АССР-ының Әбҗәлил районы Рәхмәт авылында туган.
1970 елда Белорет педагогия училищесын, 1974 елда Башкорт дәүләт педагогия институтының филология факультетын белем ала.
1976 елда нче елда СССР Фәннәр академиясенең Тел белеме институтының аспирантурасына кабул ителә.
1978 елдан алып 1985 елгача Тарих, тел һәм әдәбият институтында өлкән хәзмәткәр. 1980 елда кандидатлык, 1993 елда докторлык диссертациясе уңышлы яклый.
1987 елдан БДПИ-ның башкорт филологиясе факультетында кафедра мөдире, 1992 елдан шул ук факультетның деканы була, 1993 елдан — профессор.
1995-1998 елларда Башкортстан Мәгариф министры була. 1999-2003 еларга тәгаенләнгән Башкортстан мәгариф үсеше дәүләт программының инициаторы иде. Ул чорда Башкортстанның татар активистлары республикада татар теленә басым булуына, татар уку йортлары ачылмавына, татар теленә игътибар булмавына зарланды.[3]
1998 елдан Тарих, тел һәм әдәбияты институтында директор урынбасары, 2005-2015 елларда Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры.
2023 елның 2 октябрендә 74нче яшендә Уфада вафат.[4]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.