From Wikipedia, the free encyclopedia
Фәрәҗов Фәяз Гасым улы (әзери. Fərəcov Fəyyaz Qasım oğlu , 1921 ел — 19 май 1998 ел) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, сугыш ветераны.[1]Дин тәгълимәтен өйрәнүче һәм таратучы.
Фәяз Фәрәҗов | |
---|---|
Туган телдә исем | Фәяз Гасым улы Фәрәҗов |
Туган | 1921 Азәрбайҗан Совет Социалистик Җөмһүрияте, Масаллы районы, Гасымлы авылы |
Үлгән | 19 май 1998 Азәрбайҗан Республикасы, Масаллы районы, Гасымлы авылы |
Милләт | Төрек |
Ватандашлыгы | Азәрбайҗан |
Һөнәре | хәрби хезмәткәр |
Җефет | Фәрәҗова Сурайә Һусейн кызы Фәрәҗова Айна Фирудин кызы |
Балалар | Фәрәҗов Фәрәҗулла - 1948-1958, Фәрәҗова Сунбулә 1950-1954, Абыева Сарә 1951-1992, Мурадова Лалә 1971, Фәрәҗов Афиг 1974 |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | |
Фәрәҗов Фәяз Гасым улы 1921 елда, Азәрбайҗан ССР-ы, Ленкоран өязенең Гасымлы авылында туган. 1941 елда Масаллы районы хәрби комиссариаты тарафыннан Совет Армиясе сафына чакырыла. Ростов өлкәсенең Прохладный шәһәрендә урнашкан хәрби часта хезмәт итә башлый. 1941 елда Кырымны азат итүдә катнаша. 1942 елда Харьков янында Изюм шәһәре өчен алышларда башы каты яраланып, әсирлеккә эләгә. Әсирлектә Сталино һәм Штранс шәһәрләрендәге лагерларда була. Аларда 4-5 ай тотылганнан соң Италиягә озатыла. 1944 елның 14 ноябрендә СССР Хөкүмәтенең 10нчы карарына ярашлы, Инглиз командованиесе тарафыннан илгә кайтарыла һәм 21 ноябрдә Ерак Көнчыгышка эшкә җибәрелә. Анда 1947 елның апреленә кадәр эшли. Соңыннан туган авылына кайтып дин буенча укыта башлый, Коръән дәресләре бирә. Азәрбайҗан, рус һәм гарәп телләрен яхшы белә. Озак авырудан соң 1998 елның 19 маенда Азәрбайҗан Республикасы, Масаллы районы, Гасымлы авылында вафат була. Авыл зыяратында җирләнгән.[2], [3],
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.