Фатих Кәрими басмаханәсе
From Wikipedia, the free encyclopedia
Фатих Кәрими басмаханәсе (рус. Типография Фатиха Каримова) — Ырынбурда XX гасыр башында эшләгән шәхси басмаханә. Оештыручысы — Гыйльман Кәримов (1841—1902).
Викибирелмәләрнең буш элементы |
Тарих

1901 елда Гыйльман Кәримов Ырынбурда 1878 елдан эшләп килүче отставкадагы унтер-әфисәр Б. А. Бреслинның шәхси типографиясеннән гарәп шрифтлары сатып ала һәм татар китапларын бастыру өчен шәхси типографиясен оештыра. Гыйльман Кәримов 1902 елның 6 (18) июнендә вафат булгач, басмаханә эшчәнлеген улы язучы Фатих Кәрими (1870—1937) дәвам иттерә. 1900 елда «Кәримов, Хөсәенов һәм К°» иптәшлеге хуҗасы (1902 елдан) Фатих Кәрими Санкт-Петербургта Ильяс Бораганскийның «Көнчыгыш» типолитографиясендә стажировка үтә[1]. Бераздан ул идарәне «Кәримов, Хөсәенов һәм К°» иптәшлегенә тапшыра. 1914 елдан башлап, Ырынбурдагы барлык татар һәм рус телләрендә чыгучы вакытлы матбугатны, татар язучыларының китапларын, татар һәм рус телләрендә фәнни-популяр әдәбият, дәреслекләр бастыра. 1901—1917 елларда гомуми тиражы 1 000 000 күбрәк булган 384 исемдә татар китабы бастыра. «Кәримов, Хөсәенов һәм К°» иптәшлеге үзе нәшер иткән басмаларны сату белән шөгыльләнә, китап кибетләре тота. 1917 елда эшчәнлеген туктата.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.