From Wikipedia, the free encyclopedia
Урал расасы — монголоид һәм европеоид расалар арасындагы раса[1]. Чәчләре кара яки коңгырт, туры яки дулкынланып тора, тән тиресендәге өченчел төклелек уртача, тире пигментациясе — уртача, күзләре башлыча коңгырт, сирәкләп киң йөзлеләр очрый, еш кына эпикантус күзәтелә, өске күз кабагы шешенке, борынары нечкә, озынлыгы уртача, көмрерәк яки туры, гәүдәләре уртачадан түбәнрәк, брахиморфлылыкка тартым ябык. Көнбатыш Себердә таралган (хантлар, мансилар, төньяк алтайлар һәм бераз себер татарлары белән хакаслар арасында)). Агыйдел буенда — көнчыгыш башкортлар арасында очрый.
Урал расасы |
Төрле вакытта антропологларның фикере үзгәреп торган: урал расасы — европеоид һәм монголоид расасы кушылудан барлыкка килгән дигән фикер дә, катнаш раса (метис) түгел дигән фикер дә әйтелә. Хәзерге антропологларның күбесе компромисс карарга килгән, европеоид һәм монголоид расасы геннары кушылуны да, дифференциациягә бирелмәгән дип тә очравын кире какмыйлар[2].
Самар өлкәсенең төньягындагы Маяк тавында (Сиделькино) палеолит катламында баш сөяге табылган, аңа 11,55 мең ел (калибрланган дата) дип саныйлар. Совет антропологы һәм анатомы В. В. Бунак аның төзелешендә урал расасының борынгы тамырлары күренә дип тапкан[3].
Урал расасы берничә антропологик типка : лапоноид, сублапоноид, субурал, урал (көнбатыш себер) типларына бүленә[4]. Субурал расасы башкортлар арасында да очрый[5]
Соңгы вакытта урал аръягы расасы вариантларында «урал расасы» дигән төшенчә урынына «көнбатыш себер расасы» дигән төшенчә кулланырга тәкъдим итәләр[6]. Бу очракта урал расасының төньяк вариантлары европеоид расага керә. Көнбатыш себер расасы ике антропологик типтан тора — урал (угыр һәм субугыр варианты) һәм об-иртеш[7][8]. Урал тармагына об угырлары, об-иртеш — көньяк самоедлары һәм себер татарлары керә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.