Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
«Төркия авазы — Татарча» — Төркия авазы радиосының татар тапшырулары хезмәте. Төркиядә яшәүче татарларга юнәлгән. Көн саен эфирга 25 минутлык тапшыру чыгара. Тапшыруларның текстлары интернетта урнаштырыла. Сайт тулысынча латин әлифбасында алып барыла.
Викибирелмәләрнең буш элементы |
Төркия авазы радиосының татар телендәге тапшырулары нигездә Төркиягә һәм анда барган вакыйгаларга багышлана. Шул ук вакытта Татарстан, татар халкы һәм төрки дөнья хәбәрләре дә чагылыш таба.
Беренче халыкара төрек тапшыруы 1937 елның 8 гыйнварында Ankara Radio Corporation тарафыннан гарәп телендә алып барыла. Даими рәвештә халыкара тапшыру 1938 елның 28 октябрендә башлана.
Төркия авазы татар бүлеге көн саен эфирга 25 минуттан торган тапшыру әзерли. Һәр көнне соңгы хәбәрләр, төрек һәм дөнья матбугатына күзәтү тапшырулары яңгырый. Калган эфир вакытында күпсанлы тапшырулар чыгарыла: «Төрки дөнья хәбәрләре», «Бу дөнья барыбызның», «Ауразия көнүзәге», «Анадолу риваятьләре», «Дин вә әхлак», «Җөмһүрият галереясе», «Иң мөһиме — кеше», «Төрек театры», «Төрекчә өйрәнәбез», «Дуслык күпере» һәм башкалар.
Ай саен радиода «Айның соравы» бәйгесе уйнала. Бирелгән сорауга дөрес җавап биргәннәр арасында җирәбә үткәрелеп, 3 кеше бүләкләнә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.