From Wikipedia, the free encyclopedia
Марк Ульпий Нерва Траян яки Траян (tat. lat. Trayan(үле сылтама), лат. Marcus Ulpius Nerva Traianus) (53-117) - Борынгы Рим императоры 98-117 елларда, гаскәр башлыгы, Антонин нәселеннән. Хәрби трибун. Траян хакимлегендә Рим империясе иң зур биләмәләренә килеп җиткән.
Марк Ульпий Нерва Траян Marcus Ulpius Nerva Traianus | |
---|---|
Туган телдә исем | Marcus Ulpius Nerva Traianus |
Туган | 5 сентябрь 53 Бетика, Испания |
Үлгән | 8 август 117 (63 яшь) Селикус, Киликия |
Үлем сәбәбе | апоплексия[d][1] |
Күмү урыны | Колонна Траяна[d] |
Ватандашлыгы | Рим |
Һөнәре | Рим императоры |
Җефет | Помпея Плотина[d][2] |
Балалар | Адриан[d] |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Ульпия Марциана[d][3] |
Хәрби дәрәҗә | legat һәм император[d] |
Марк Ульпий Нерва Траян |
Траян Испаниянең аксөяге нәселеннән чыккан. Император Домициан хакимлегендә Траян Өске Алманиядә хезмәт итә башлаган. Хәрби борылыш нәтиҗәсендә Домицианның алмашка килүчесе - Нерва - гаскәрдә бик популяр башлыкны - Траянны үзенең варисын итеп билгеләгән.
Траян 97 елдан Өске Алманиянең җирле башлыгы. Рейн елгасында алманнарга каршы уңышлы сугышкан.
98-117 - Рим императоры. Агрессив һөҗүмчән тышкы сәясәтен, буйсындыру сугышларын үткәргән. Аның хакимиятендә Рим империясе иң зур биләмәләренә килеп җиткән.
Траян 101-102 һәм 105-106 сугышлары нәтиҗәсендә даклар җирләрен буйсындырган - Дакия провинциясенә әйләндергән, соңрак Набагей патшалыгын буйсындырган - Аравия провинциясенә әйләндергән.
Парфия патшалыгына каршы сугыш нәтиҗәсендә 114-117 елда Траян патшалыкның башкаласын Ктесифон алган, Бөек Әрмәнияне һәм бөтен Месопотомияне Фарсы култыгына кадәр буйсындырган.
Траян үзәкләштерү сәясәтен үткәргән, кол биләүче аксөякләрен бергә туплап ныгыткан, аларның вәкилләре санын Сенатта арттырган, провинциядә яшәгән кешеләргә Римның ватандашы хокукларын биргән.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.