From Wikipedia, the free encyclopedia
Тиранноза́вр (лат. Tyrannosaurus — «кәлтә-тиран», бор. грек. τύραννος [tyrannos] «тиран» һәм бор. грек. σαῦρος [sauros] «кәлтә»[1]; шулай ук дөрес булмаган язылышы — тиранозавр[2] кулланыла) — теропод асотряды целурозаврлар төркеменә керүче ерткыч динозаврлар ыругы, үз эченә бердәнбер төр — Tyrannosaurus rex (лат. rex «патша») керә. Тираннозавридлар арасыннан иң киң таралган төр, күбесенчә Төньяк Американың көнбатыш территорияләрендә яши, ул вакытларда әлеге җирләр Ларамидия утрауларында була. Ташка әйләнгән тираннозавр калдыкларын төрле геологик формацияләрдә табырга мөмкин, тарихи вакытлар буенча калдыкларны күпләп 67—65,5 миллион еллар элек Акбур периодында барлыкка килгән маастрихт ярусында табарга мөмкин[3]. Тираннозаврлар динозаврлар эрасын юкка чыгарган катаклизмга (акбур-палеоген үлеме) кадәр яшәгән иң соңгы кәлтәләгәнле динозавр берсе.
Тираннозавр | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Tyrannosaurus Генри Фэрфилд Осборн, 1905 |
Таксономик ранг | ыру |
Югарырак таксон | Tyrannosaurini[d] |
ХФӘ билгесе | taɪˈɹænəˈsoɹəs |
Башлану вакыты | 68000 тысячелетие до н. э. |
Үз гаиләсендәге башка вәкилләр кебек үк, тираннозавр тотрыклыгын озын авыр һәм каты койрыгы белән тәэмин итүче, зур баш сөякле икеаяклы ерткыч җанвар. Бу кәлтәнең зур һәм куәтле арткы очлыклары белән алгы очлыкларын чагыштырсак, соңгылары бик кечкенә күренәчәк, ләкин үзләренең зурлыкларына карамастан, бармакларында булган ныклы тырнаклар ярдәмендә бик зур хөҗүм көченә ия булганнар. Үз гаиләлегенең һәм тероподларның иң зур вәкиле, шулай ук Җир тарихында иң зур ерткыч хайван. Бүгенге көндә билгеле булган иң зур тулы скелетлы әлеге динозаврның озынлыгы 12,3 метр[4], бот биеклеге — 4 метр[5], кайбер галимнәр әйтүенча бу җанварның массасы 6,8 тоннага кадәр җитәргә мөмкин булган[6]. Үз экосистемасындагы иң зур ерткыч җанвар буларак, тираннозавр, бәлки, суперерткыч булгандыр һәм гадрозаврка, цератопска, һәм хаттә, зауроподка да аучылык ясагандыр[7]. Ләкин алар күбесенчә үләксә генә ашаганнардыр дип фикер әйтүче тикшеренүчеләр дә бар. Шул сәбәп аркасындамы, тираннозаврның ерткыч һәм суперерткычяисә үләксә ашаучы булуы палеонтология тарихында иң озакка сузылган бәхәс булып тора. Бүген исә, күбесе галимнәр тираннозаврны ерткыч-оппортунист — ерткыч буларак та, үләксә ашау белән шөгылләнүче хайван буларак та саныйлар[8].
Гомумән алганда, бүгенгесе көндә тираннозаврларның 30 скелеты бар, шуларның күбесе тулы халәтендә сакланган. Материалларның күп булуы, әлеге хайванның биологиясен, хаттә биомеханикасын аңларга ярдәм итә. Ләкин шулай да, кайбер сораулар хаман да ачык кала, аларның ашау үзенчәлекләре, физиологиясе, тизлеге, ыруның таксономиясе шулай ук бәхәс өлеше булып тора. Мәсәлән, кайбер галимнәр бу ыруга бер төр (T. rex) генә кертәләр, ә кайберәүләр тарбозаврны да (Монголия). Кайвакыт тираннозаврларга синонимлап кайсыбер Төньяк Америка тираннозавридларын кертәләр. Тираннозавр популяр мәдәнияттә «Юра чоры паркы» фильмыннан соң коточкыч ерткыч буларак зур танылу ала.
Tyrannosaurus rex дөньядагы иң зур хайваннарның берсе булган. Бүгенгесе көндә тулысынча җыелган «Сью» кушаматлы скелет зурлыгы 12,3 метр[4], ә биеклеге — 4 метрга га кадәр җитә[5]. Масса билгеләү төрле елларда төрле була, мәсәлән, башта 7,2 тоннар дисәләр[9], соңрак 4,5 тонна дип яза башлыйлар[10][11]. Соңгы мәгълүматлар буенча аның массасы 5,4 — 6,8 тонна тирәлегендә булган дип уйлыйлар[6][12][13][14]. 2009 елда палеонтолог Пакард һәм аның ярдәмчеләре, динозаврларның массаларын исәпләү ысулын филләрдә тикшерәләр, нәтиҗәдә элек кулланылган ысуллар аларның массаларын арттырып күрсәткән дигән фикергә килгәннәр[15]. GDI ысулы ярдәмендә ясалган исәпләүләр, бүгенгесе көндә табылган иң зур хайваннаның массасы[16] 9 тоннага кадәр җиткән дип күрсәтә[4].
Тираннозаврның муены, башка тероподларныкы кебек үк, S-сыман формада була, ләкин ул кыска һәм массив башны күтәрә алырлык көчле мускуллардан торган. Алгы очлыкларда нибары кечкенә беләзек сөяге, ике тырнаклы бармак [17] һәм өченче бармак рудименты[18]. Арткы очлыклары, киресенчә, башка тероподларга караганда иң озыны була. Умырткалык 10 муен, 12 күкрәк, 5 әвернә һәм 40 койрык умыртка сөякләреннән торган. Койрык авыр һәм озын, чөнки ул баш һәм тән арасында тигезлекне тотуда катнашкан. Хайванның артык зур гәүдәсен тоту өчен, кайбер сөякләр куыш һәм җиңел була, ләкин бу аларның ныклылыгына берничек тә тәэсир итмәгән[17].
2009 елда үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәсендә, кайбер тираннозаврларның башында табылган тишекләр, аларны башта төрара көрәш нәтиҗәсендә барлыкка килгән дисәләр, чынбарлыкта кошларда үрчүче паразит — трихомонада ясаганлыгы ачыклана. Әлеге паразитлар йомшак тукымалардан башка сөякләрдә төрле ерымнар да ясый алалар. Аларның башка динозаврларга күчү су эчкәндә барган булырга мөмкин[19].
Төрара көрәшүләр турындагы белешмәне Джозеф Питерсон һәм аның хезмәттәшләре ювениль затлы «Джейн» кушаматлы тираннозавр үткәрелгән тикшеренүләр ярдәмендә ачыклыйлар. Питерсон тираннозаврның аскы казналыгында һәм танавында төзәлгән чәнчүле яралар таба, ул аларны башка яшь тираннозавр ясаган дип уйлый. Соңыннан ясалган санак томографиясе Питерсона фикерен дәлилли[20].Белгечләр әйтүенчә, «Джейн» һәм «Сью» затларында булган яралар структуралары буенча тәңгәл килмиләр[21].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.