Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Тау ягы (Taw yağı, чуаш. Вирьял) яки Җәбәлстан — Казан ханлыгы территориясенең Иделнең уң ярын алып торган тарихи өлкәсе. Үзәге булып Тауиле шәһәре саналган.
Бүгенге көндә әлеге территориядә Татарстан, Мордовия, Мари Ил, Чуашстан, Сембер, Түбән Новгород өлкәләренең бер өлешләре урнашкан.
Казан алынганчы да бу якларда сугышлар булгалаган.
Каюм Насыйри алдарак болай дип язып үткән: «Риваятьләр гуахлык бирәдер: Иван Грозный Казанны алмак нияте белән Казан алынасы елларның элгәреге елларында һәм ишә тарафка гаскәр җибәреп халыкны кырдыргалаган».
Казанга яу булып килүче рус гаскәрләре Әрә елгасы буйлап Зөягә, Казанга барганнар. Бу юл озак еллар дәвамында Мәскәү белән Казанны тоташтыручы юл булган.
Тау ягының җирле халкын татарлар, чуашлар, чирмешләр, мордвалар тәшкил итә.
Тау ягына Япанчы, Чүри-Бураш, Зөя, Сөки, Тауиле, Танай-Турай шәһәрләре керә.
Бу шәһәрләрнең күбесе XIV гасыр ахырында Аксак Тимер яулары һәм аннан соң исән калганнары 1395 елның көзендә өч ай буе рус гаскәрләре алып барган талау сугышлары нәтиҗәсендә юкка чыккан. Бу сугышлардан соң әлеге шәһәрләрнең бер өлеше генә торгызыла.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.