From Wikipedia, the free encyclopedia
Сөләйман Рөстәм (әзери. Süleyman Əliabbas oğlu Rüstəmzadə; 1906 — 1989) — Азәрбайҗан совет шагыйре, драматург, җәмәгать эшлеклесе[3]. Азәрбайҗан ССР гимны сүзләренең авторларының берсе (Сәмәд Вургун һәм Хөсәен Ариф белән бергә).
Сөләйман Рөстәм | |
---|---|
Туган телдә исем | әзери. Süleyman Əliabbas oğlu Rüstəmzadə |
Туган | Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value). Новханы, Бакы уезды, Бакы губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 10 июнь 1989[1] (83 яшь) Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР |
Күмү урыны | Шәрәфле каберләр аллеясе[d] |
Ватандашлыгы | Россия империясе Азәрбайҗан Демократик Җөмһүрияте СССР |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт университеты һәм Бакы дәүләт университеты |
Һөнәре | телбелгеч, шагыйрь, тәрҗемәче, публицист, драматург, баш мөхәррир |
Эш бирүче | Азербайҗан дәүләт академия драма театры[2] |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Азәрбайҗан ССРның Халык шагыйре (1960). Социалистик Хезмәт Каһарманы (1976). 1940 елдан СБКФ әгъзасы.
1906 елның 12 мартында Новхан авылында (хәзер Азәрбайҗанның Апшерон районы) тимерче гаиләсендә туа[4].
Революциягә кадәр рус-татар мәктәбендә укый. Ул вакытта мәктәптә Сөләйман Сани Ахундов директор һәм педагог була, Сөләйман Рөстәм язганча, ул анарда әдәбият белән кызыксыну уята, ә ул чордагы танылган педагоглар — М. Вәзиров, Р. Таиров, А. Исрафилбәйли бу кызыксынуны ныгыта. Аннан соң ул Бакы электр техникумына укырга керә, аннан соң — Азәрбайҗан дәүләт университетының көнчыгыш факультетына укырга керә, анда Җәфәр Җаббарлы, Әфрасияб Бәдәлбәйли, Вәли Хулуфлу аның курсташлары булалар, күренекле язучы Әбдүррәһимбәк Ахвердиев аларның педагогы була[5].
1929 елда Мәскәү дәүләт университетының әдәбият һәм сәнгать факультетында белем алуын дәвам итә. 1937 елдан башлап Мәшәди Әзизбәков исемендәге Азәрбайҗан дәүләт драма театры директоры булып эшли. 1971—1989 елларда ул Азәрбайҗан ССРның Югары Советы рәисе. Сөләйман Рөстәм шагыйрь генә түгел, тәрҗемәче, әдәбиятчы да булган. Ул Низаминың «Серләр хәзинәсе»н (Аббасали Саровлу белән берлектә), Иван Крылов, Александр Грибоедов, Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Николай Некрасов һ. б. әсәрләрен туган теленә тәрҗемә итә[6]. Рөстәм әсәрләре дөньяның күп телләренә, шул исәптән рус теленә тәрҗемә ителгән.
Рөстәм «Эдебийет газети» («Әдәби газета») газетасының баш мөхәррире булып эшли. Азәрбайҗанның, ССРБның күп кенә дәрәҗәле премияләре лауреаты[3].
1989 елның 10 июнендә вафат була. Бакыда Шәрәфле каберләр аллеясында җирләнгән.
1927 елда язылган беренче шигырь җыентыгы — «Кайгыдан шатлыкка», шагыйрьнең 20 нче елларда иҗат ителгән күп кенә шигырьләре («Партизан Али», «Кулсыз герой») комсомолга, гражданнар сугышына, Совет власте өчен көрәшчеләрнең батырлыгына багышлана.
1930 нчы елларда («Төн романтикасы») иҗат иткән әсәрләрнең төп тематикасы — коллектив хезмәт романтикасын торгызу. «Яхшы иптәш» поэмасы Муган далаларында мамык үстерүчеләрнең хезмәт батырлыгына багышлана. 1939—1940 елларда Рөстәм «Гачаг Наби» пьесасын иҗат итә.
Бөек Ватан сугышы елларында язылган патриотик шигырьләр («Көн киләчәк», «Азәрбайҗанның улларына», «Картның җавабы») совет кешеләренең батырлыгына һәм фидакарьлегенә, аларның дошманны җиңүгә какшамас ышанычына багышлана. Сөләйман Рөстәмнең «Ана һәм хат ташучы» (1942) шигыре зур популярлыкка казана.
Сугыштан соңгы елларда шагыйрь азәрбайҗан ярлыларының Ирандагы авыр тормышына һәм Совет Азәрбайҗанның сугыштан соңгы чәчәк атуына багышланган «Ике яр» шигырьләр җыентыгын яза. «Гафур йөрәге» поэмасында күкрәге белән командирын дошман пулясыннан каплаган сугыш герое Гафур Мамәдов образы торгызыла[8].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.