Remove ads
Казан губернасының һәм ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге From Wikipedia, the free encyclopedia
Сталбишчы вулысы (тат. ئستالبىشچىٰ ۋولىٰسىٰ, рус. Столбищенская волость) — 1796 елдан 1927 елга кадәр гамәлдә булган Казан губернасының һәм ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Казаннан Көньяк-Көнчыгышка 20 чакрым ераклыкта, Татарстанның Көнбатыш өлешендә урнашкан. Административ үзәк — Сталбишчы авылы.
Сталбишчы вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгында урнашкан, 1708 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Казан өязендә, 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Казан өязендә урнашкан.
1796 елда Казан өязе составында барлыкка килә.[4]
1796 елдан 1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе составына керә, 1920 елның 25 июненнән декабрьгә кадәр Татарстан АССР Казан кантонының административ-территориаль берәмлеге, 1920 елның декабреннән 1927 елның 14 февраленә кадәр Татарстан АССР Арча кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора.
Сталбишчы вулысы Воскресенски, Кучак, Кулай, Лаеш өязенең Чемерецки, Әстерхан вулыслары белән чиктәш булган.
1927 елның 14 февралендә Сталбишчы вулысы юкка чыгарыла, аның территориясе Воскресенски районына тапшырыла.
1883 елда Сталбишчы вулысында 17 община, 15 торак пункты (Сталбишчы, Көек, Күнтәч һ.б.) һәм 1575 йорт хуҗалыгы булган. Крестъян җиренең мәйданы 127,32 км², сөрү җирләре 281,5 км² тәшкил иткән.[5]
1890 елда вулыста 16 торак пункты һәм 1964 йорт хуҗалыгы булган. Җирнең мәйданы 303 км² тәшкил иткән.[6]
1897 елда вулыста 17 торак пункты,[7] 1914 елда 19 торак пункты, 2585 йорт хуҗалыгы булган.[8]
1926 елның 1 гыйнварында вулыста 18 авыл җирлеге, 24 торак пункты һәм 3075 йорт хуҗалыгы булган. Вулысның мәйданы 418 км² тәшкил иткән.[1]
1883 | 1885 | 1890 | 1897 | 1914 | 1926 |
---|---|---|---|---|---|
10253 | 11468 | 11182 | 13962 | 17158 | 16983 |
1883 елда халык саны 10253 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 4936 җан, хатын-кызлар — 5317.[5]
1885 елда халык саны 11468 кеше, башка мәгълүматлар буенча 12378 кеше тәшкил иткән.[9]
1890 елда халык саны 11182 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 5360 җан, хатын-кызлар – 5822.[6]
1897 елда халык саны 13962 кеше тәшкил иткән.[7]
1914 елда халык саны 17158 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар — 8414 җан, хатын-кызлар — 8744.[8]
1926 елда вулыста 16983 кеше яшәгән.[1] Төп милләтләр: руслар.[10]
1904 елда вулыста 6 чиркәү урнашкан. 9 зимства, 2 чиркәү-мәхәллә һәм ике грамота мәктәпләрендә 590 малай һәм 234 кыз белем алган.[8][11]
1914 елда 2585 йортта 2872 ат, 8327 сарык, 3356 дуңгыз һәм 2586 баш мөгезле терлек; крестьяннар өчен 30208 дисәтинә уңайлы җир исәпләнгән.[8]
1909 елда Көектә һәм Күнтәчтә кредит товариществолары оештырыла; 1913 елга аларда 1628 әгъзә исәпләнгән.[8]
Вулыс территориясе аша Казан-Богырыслан почта тракты үткән, Сталбишчыда бу трактның почта станциясе урнашкан.[8][12]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.