«Сибирия» – 1912-1913 елларда Том каласында чыккан татар милли газетасы.
«Сибирия» | |
Tөр |
милли газета |
---|---|
Формат |
урта кулда, 4 битлек |
| |
Нәшер итүче | |
Мөхәрир |
Вәгыйз Нәүрузов |
Нигезләнгән |
18.02.1912 |
Тел | |
Публикацияләр туктату |
1913, 31 август |
Төп офис |
Том, |
Тарих
Ирле-хатынлы Фатыймаи-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзова һәм Вәгыйз Нәүрузов тарафыннан нигезләнгән, Себердә татар газетасын ачуга рөхсәт алырга тырышканнар берничә уңышсыз омтылыштан соң.[3] Газетаны ачу өчен акчаны Фатыйманың Әтисе тегермәнен Чистайда сатканнан алганнар.[4] Беренче номер 1912 елның 18 февралендә чыга.[5] Программасыннан аңлашылганча, ул Себердә чыккан беренче татар сәяси, иҗтимагый, икътисади, әдәби һәм милли газета була. Ул Себернең икътисади һәм гомуми хәлләреннән хәбәрләре белән таныштырырга, уку-укыту эшләренә әһәмият бирергә ниятли. Шулай ук, «Хатын-кыз дөньясы» дигән махсус рубрика ачылып, анда хатын-кыз проблемалары хәл ителергә тиеш була. Хатын-кызлар мәсьәләсен актуальләштерү баштан ук Нурузовларның ир белән хатынның максаты булган.[6]
Газета урта кулда 4 битлек булып, атнасына 2-3 тапкыр нәшер ителә. 145 нче саны чыкканнан соң, 1913 елның августында мөхәрияте Уфага күчерелә. Беренче мөхәрире һәм нашире Вәгыйз Нәүрузов була. Уфага күчерелгәч, «Тормыш» дигән исем белән дәвам итәчәк, дип белдерелсә дә, ул газетаның мөхәрире инде башка кеше, Закир Кадыйри була.
Чыганак
Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. «Сибирия» // Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.
Шулай ук кара
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.