From Wikipedia, the free encyclopedia
Себер дәүләт медицина университеты (рус. Сибирский государственный медицинский университет (СибГМУ)) — Россиянең медицина профилендәге югары уку йорты.
Халыкара исемнәр |
Siberian State Medical University, SSMU |
---|---|
Элеккеге исем |
Томск медицина институты |
Шигарь | Мы учим и лечим с 1888 года |
Эшләү еллары | 1888 |
Ректор | в.б. Куликов Евгений Сергей улы |
Укытучылар |
760 |
Укучылар | 5000 |
Адрес | Россия, Томск, Московский тракт ур., 2 |
Сайт | ssmu.ru/ru/ |
Биохимия, биофизика, дәвалау эше, педиатрия, стоматология, фармация һәм шәфкать туташлары эше өлкәсендә белгечләр әзерли[1].
1930 елда Томск медицина институты (ТМИ)[1] буларак нигез салына, 1938[2] елның 16 ноябреннән 1962 елның 15 гыйнварына кадәр В.М. Молотов исемен йөртә.
2017 елның апрелендә төбәк терәк университетлар рәтенә керә[3][4][5].
Россиянең азиат өлешендә медицина югары белеме системасын үстерүгә 1888 елда бердәнбер факультет — медицина факультеты булган Томск Император университетын ачып, Александр II нигез сала. 1918—1930 елларда 2545 табиб әзерләнгән.
1930 елның 5 ноябрендә РСФСР Халык комиссарлары шурасы үзенең 132нче номерлы карары белән университетның дәвалау һәм яңа ачылган санитария-гигиена факультетларын мөстәкыйль Томск медицина институты буларак билгели.
1967 елда Томск дәүләт медицина институты Кызыл Байрак Хезмәт ордены белән бүләкләнә. 1992 елның 28 февралендә РФ Хөкүмәте үзенең 388-р номерлы боерыгы белән Томск дәүләт медицина институтын Себер дәүләт медицина университеты буларак үзгәртеп кора.
Томск Император Университетының медицина факультетын, Томск медицина институтын һәм Себер дәүләт медицина университетын Медицина фәннәре академиясенең ике резиденты (Н.Н. Бурденко, В.Д. Тимаков), РФ сәламәтлек саклау министры (А.И. Потапов), М.Ф. Владимирский, Н.В. Вершинин, А.А. Грацианов, С.П. Карпов, А.А. Кулябко, А.С. Ланде, В.В. Лебедев, Н.Ф. Николаевский, Н.Н. Приоров, М.Ф. Райский, А.Г. Савиных, И.А. Кассирский һәм башка күп кенә танылган галимнәр тәмамлаганнар. Университет 60 меңнән артык табиб һәм провизор әзерләгән, 40 меңгә якын сәламәтлек саклау белгечләренә квалификацияләрен күтәрергә ярдәм иткән. СебДМУны 700дән артык фән докторы, 42 академик, ССРБ Медицина фәннәре академиясе һәм РМФА 25 әгъза-корреспонденты, 15 дәүләт премиясе лауреаты тәмамлаган. Югары уку йорты галимнәре һәм укытучылары катнашында Томскта РМФА Себер бүлегенең дүрт фәнни-тикшеренү институты — фармакология фәнни-тикшеренү институты, кардиология фәнни-тикшеренү институты, онкология фәнни-тикшеренү институты һәм медицина генетикасы фәнни-тикшеренү институты барлыкка килгән.
Югары уку йорты барлыкка килгәннән соң анда дөньякүләм танылган фәнни мәктәпләр формалашкан. Алар арасында Томск дәүләт университетының медицина факультетының терапия кафедрасын җитәкләгән терапевт һәм бальнеолог, профессор М.Г. Курлов нигез салган Себер терапевтлар мәктәбе дә бар. Курлов, аерым алганда, туберкулезны кисәтү һәм дәвалау системасын булдыручы, шулай ук ССРБ көнчыгышында санатор дәвалауга нигез салучы буларак танылган.
Томскта озак вакытлар гистолог һәм эмбриолог, профессор А.С. Догель эшли. Профессор Г.М. Иосифов һәм ССРБ Медицина фәннәре академиясе академигы Д.А. Жданов лимфатик система морфологиясе өлкәсендә тикшеренүләр белән шөгыльләнәләр. Томск университетының патологик анатомия кафедрасының төзүчесе һәм беренче җитәкчесе булып описторхоз ярсыткычы — себер двуустка Opisthorchis felineus ачучы профессор К.Н. Виноградов тора. Томскта ССРБ Медицина фәннәре академиясе академигы, Себер фармакологлар мәктәбенә нигез салучы Н.В. Вершинин, Томск патофизиологлар мәктәбенең чишмә башында торган профессорлар П.М. Альбицкий һәм А.В. Репрев, микробиолог профессорлар В.Д. Тимаков һәм С.П. Карпов, дөньяда беренче тапкыр үлемнән соң 20 сәгать үткәч, кеше йөрәген җанландырган физиолог А.А. Кулябко, хирург А.П. Крымов һәм башкалар эшләгәннәр.
СебДМУуда аллергия авыруларының иммуногенетикасы һәм иммуноэпидемиологиясе, кан системасының молекуляр патофизиологиясе һәм башка тикшеренүләр белән шөгыльләнүче 12 фәнни мәктәп эшли.
«Россиянең иң яхшы 100 югары уку йорты» (журнал «Формула карьеры», № 3, 2003 ел) рейтингында СДМУ илнең барлык медицина югары уку йортлары арасында 1нче урын яулады.
2014 елда «Эксперт РА» агентлыгы югары уку йортын Бәйсез Дәүләтләр Берлегенең иң яхшы югары уку йортлары исемлегенә кертә, анда университетка «D» рейтинг классы бирелә[6] .
СебДМУ составында — 8 факультет, 78 кафедра, 3 Фәнни-тикшеренү институты, 7 дисциплинарара фәнни-белем бирү үзәге, 26 фәнни-укыту лаборатория, Үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясе, И.И. Мечников һәм Р. Кох исемендәге Себер йогышлы авырулар проблемасы буенча компетенцияләр үзәге, 830 ятакка исәпләнгән күппрофильле клиникалар, уникаль коллекцияләр булган өч анатомия музее, региондагы иң зур фәнни-медицина китапханәсе.
2013 елның 1 мартыннан клиник психология, психотерапия һәм социаль эш факультеты, сәламәтлек саклауда икътисад һәм идарә итү факультеты, шулай ук югары шәфкать туташы белеме факультеты бергә поведенческий медицина һәм менеджмент факультеты буларак берләшәләр (Декан — м. ф. д. Александр Николаһ улы Корнетов). Берләштерелгән факультет «Клиник психология», «Социаль эш» (бакалавр), «Менеджмент» (бакалавр) юнәлешләре буенча студентларны туплау һәм әзерләү алып барачак. Монда ук «Шәфкать туташы эше» — 2014 елга кадәр, «Социаль эш» (специалист) — 2015 елга кадәр, «Икътисад һәм предприятиедә идарә» (2016 елга кадәр) белгечлекләре буенча әзерлек эшләре тәмамланып килә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.