Святослав Игорь улы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Святослав Игорь улы

Святослав Игорь улы — (туу елы билгесез - 972 яки 973 елны үлгән), Бөек Киев кенәзе (945-972), гаскәр башлыгы.

Кыска фактлар Святослав Игорь улы, Бөек Киев кенәзе ...
Святослав Игорь улы
Thumb
Бөек Киев кенәзе
Вазыйфада
945  март 972
Аңа кадәр Игорь (де-факто Ольга)
Дәвамчысы Ярополк Святослав улы
Новгород кенәзе
Вазыйфада
882  912
Туган 942[1]
?
Үлгән 972 яки 973
Днепровские пороги[d], Киев Русе
Җефет Предслава[d]
Балалар Ярополк Олег Владимир
Әни Ольга
Әти Игорь Рюрик улы
Сугышлар/бәрелешләр войны Святослава Игоревича[d]
Ябу

Формаль рәвештә 3 яшьтән бөек кенәз вазифасында булган, ләкин бәйсез идарәсе 964 елда гына башланган. Святослав гел яуларда булганга күрә чынында аның әнисе - Ольга Киев шәһәрендә идарә иткән.

Яулар

964-966 елларны кенәз Святослав вятичларны хәзәр хакимиятеннән азат иткән һәм аларны Бөек Киев кенәзлегенә буйсындырган.

960 елларда Хәзәр каһанатына каршы сугышкан, җиңгәннән соң, хәзәр башкаласын Саркыл (Саркел) шәһәрен басып алып җимергән.

968-969 елларда Дунай буе Болгары иленә, 970-970 елларда Византиягә каршы сугышкан, праваслау христиан дәүләтләренә күп зыян китергән.

Покрау бәйрәме

Константинопольга каршы яу белән баргач, Святослав бөек шәһәрне чолгап алган, һәм праваслау ривәяте буенча: Изге Ана Константинополь шәһәрен вәхши мәҗүси Святослав гаскәрләреннән каплап саклаган. Шул вакыттан праваслау чиркәве (шул исәптән Рус чиркәве) - мәҗүси рус гаскәрләреннән коткаруны - Покрау бәйрәмен бәйрәм итә.

Үлем

Святослав Византияга каршы сугышканнан соң Византия һәм кыпчаклар бергәлек төзегән. Дунай буе Болгары иленә яудан кайтканда Святослав 972 елда кыпчаклар тарафыннан Днепр елгасында үтерелгән. Рус кулъязмалары[2] буенча, Курә - кыпчак башлыгы Святослав баш сөягеннән касә ясап, шул кадәхтән эчкән.

Беренче Рюриковичлар

Әдәбият

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.