From Wikipedia, the free encyclopedia
Садыйк Сәгыев (Садыйк Сәгый улы Сәгыев, 28 декабрь 1883, Казан, Россия империясе — 1953, СССР) — фирка хезмәткәре. 1902-1904 елларда Екатиринбурда, 1906-1910 елларда Бакыда инкыйлаб эшендә. 1905 елда Пермь губернасының Чәрдән шәһәренә, 1910 елда Иркутск губернасының Новая-Слобода бистәсенә сөргенгә озатыла.[1] Казанда 1905-1907 еллардагы инкыйлаб вакыйгаларында һәм Ватандашлар сугышында катнаша. 1921 елдан РКП(б)ның Иркутск губерна комитетында мөселманнар секциясе мөдире, 1924 елдан ВКП(б) ҮК каршындагы Татар-башкорт бюросы секретаре, 1926-1927 елларда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты секретаре. 1929-1939 елларда ҮзССРда фирка һәм дәүләт контроле оешмаларында (ҮзССР эшче-керәстиян инспекциясе халык комиссары урынбасары, Фәрганә округы эшче-керәстиян инспекциясе рәисе, һ.б.) эшли.[2]
Садыйк Сәгыев | |
---|---|
Туган | 28 декабрь 1883 Казан, Россия империясе |
Үлгән | 1953 СССР |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.