From Wikipedia, the free encyclopedia
«Саба таңнары» — 1930 елдан Татарстан АССР (1991 елдан Татарстан) Саба районы үзәге Байлар Сабасында татар телендә чыгучы газета. 2003 елдан «Татмедиа» АҖ филиалы. Атнаның чәршәмбе, җомга көннәрендә («Атна вакыйгалары» кушымтасы белән) чыга. Абүнә буенча Саба, Теләче районнарында таратыла.
«Саба таңнары» | |
«Саба таңнары» газетасы логотибы | |
Tөр |
иҗтимагый-сәяси |
---|---|
Формат |
А 3 |
| |
Гамәлгә куючы |
«Татмедиа» АҖ |
Нәшер итүче |
«Татмедиа» АҖ |
Баш мөхәрир |
Р. Г. Исмәгыйлов |
Нигезләнгән |
1930 |
Тел | |
Төп офис |
422060 ТР, Саба районы, Байлар Сабасы штб, Тукай ур., 95. |
Тиражы | |
| |
Веб-сайт: saby-rt.ru |
Саба районы 1930 елның 10 августында төзелә. 1930 елның октябрь-ноябрь айларында район газетасын булдыру буенча эш башлана. ВКП(б) Татарстан өлкә комитеты редактор итеп Зыя Маликовны җибәрә. Саба районы башкарма комитеты сәркатибе булып эшләгән Гыйльмулла Әхмәдуллин редакциягә эшкә күчерелә. 1930 елның 25 ноябрендә чыга башлаган газетага «Колхоз байрагы» дигән исем бирелә.
Басмаханә эшен җайга салу өчен Казаннан Локман Хәйруллин җибәрелә (газетаның беренче санын җыючы). Беренче санны Хәлил исемле кеше басуы мәгълүм. Хәбәрчеләр туплау, материаллар җыйнау рәткә салына. Типографиянең полиграфик базасы ныгый.
Районнарны эреләндерү сәясәтенә бәйле, газета 1962 елның 5 маенда чыгудан туктатыла. Сабалылар Арчада чыгучы «Коммунизмга» газетасын алдыра. 1963 елның апрель аеннан газета «Җиңү байрагы» исеме белән янәдән торгызыла. 1963 елдан типография мөстәкыйль оешма булып эшли башлый (1968—1998 елларда директоры — Хәтимә Дәминова).
1990 елның 22 сентябреннән «Саба таңнары» булып чыга башлый[1].
1998 елдан компьютер системасы белән чыгарыла.
Район газетасында ел дәвамында нәтиҗәле хәбәрчелек иткән матбугат активистларына 1967 елда хәбәрче Закир Йосыпов (1928 елда үтерелгән) исемендәге премия булдырылган. «Мишә дулкыннары» исемле әдәби-музыкаль берләшмә эшли .
Рәсми сайтында яңалыклар кирилл һәм латин хәрефләре белән татарча һәм урысча алып барыла.
«Колхоз байрагы» (1930), «Җиңү байрагы» (1963), «Саба таңнары» (1990 елның 22 сентябреннән) газеталары редакторлары:
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.