From Wikipedia, the free encyclopedia
Сабитов Рәшит Мәхмүт улы (27 март, 1937 ел ― 26 февраль, 2023) — Башкортстан язучысы, журналисты, язучылар берлеге әгъзасы (1984).
Рәшит Сабитов | |
---|---|
Туган | 27 март 1937 Ялгызкаен, Гафури районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | 26 февраль 2023 (85 яшь) |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | язучы |
Башкортстанның Гафури районы Ялгызкаен авылында туган. Туган авылында мәктәптә укыган вакытта ук стена гәзите редакторы була. Чөнки ул шигырьләр язу белән бергә, оста итеп сурәт тә төшерә. Шул ук вакытта Рәшит район гәзитенә дә шигырьләрен, мәктәп тормышыннан хәбәрләрен җибәреп тора. Аннары «Пионер» (хәзерге «Аманат») журналына да языштыра. Ул чактагы мөхәррир Шәриф Бикколдан: «Язышып тор, бәйләнешле өзмә»,- дигән эчтәлекле язышу алу аны канатландыра. Авылларында мәктәпне тәмамлагач, Стәрлетамак каласындагы авыл хужалыгын механизацияләү училищесендә укый, киң профилле тракторист-машинист һөнәре ала, Ялгызкаен МТС-нда эшләп ала. Кара диңгез флотында өч ел хәрби бурычын үтәгәннән соң ул Урта Азия тарафларына юллана. Анда Бохара каласы янында нефть эзләү экспедициясе идарәлегендә бораулаучы ярдәмчесе булып хезмәт чыныгуы ала. Аннары, кире Башкортостанга кайта. 1967 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый һәм Кырмыскалы районы Сәвәли урта мәктәбендә татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы булып эш башлый. Әммә аны иҗат тарта.
1968 елдан Уфада "Кызыл таң" гәзитенә эшкә килә. Киләсе тормышы Уфа белән бәйле. 1975 елдан "Пионер" журналына әдәби хезмәткәр булып эшкә килә. 1979-1988 елларда Башҡортостан китап нәшрияте мөхәрирре, 1993 - 1997 елларда "Заман-Башкортстан" гәзитенең баш мөхәррире урынбасары. 1997 елдан «Тамаша» журналының җаваплы секретаре итеп билгеләнә.
Озак еллар Башкортстан Язучылар берлеге каршындагы татар язучылары секциясен җитәкли. 2011 елга кадәр язучылар оешмасының әдәби консультанты булып эшли.
2023 елның 26 февралендә, авырудан соң, 86 яшендә вафат була. [1]
«Яшьлегем йөзе» исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1980 елда басылып чыга. Соңыннан бер-бер артлы 1981 елда «Лачыннар биек оча», 1985 елда «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра», 1988 елда «Сънгщн йолдыз яктысы» хикәяләр һәм повестьлар җыентыклары дөнья күрә. Балалар өчен язылган «Саумы, мәктәп!» (1983), «Мин нефтьче булам — Я буду нефтяник» (1987) китаплары да бар. Аның шигырьләренә композиторлар Н.Г.Сабитов, Д. Д.Хәсәншин, Х. Ф.Әхмәтов һ.б. җырлар язган.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.