From Wikipedia, the free encyclopedia
Рәфил Абдрахманов (5 апрель 1942 ел) — галим-гидрогеолог, университет укытучысы. Геология-минералогия фәннәре докторы (1993), профессор (1996), Башкортстан Республикасының (2000) һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2011), Аграр белем бирүнең халыкара академиясе әгъзасы (академик) (2000) һәм Экология, кеше һәм табигать иминлеге фәннәренең халыкара академиясе мөхбир әгъзасы (академик) (2002)[1],[2]. Салават Юлаев ордены кавалеры (2017)[3][4].
Рәфил Абдрахманов | |
---|---|
Туган | 5 апрель 1942 (82 яшь) Олы Ака, Мәчетле районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | химик |
Эш бирүче | Институт геологии Уфимского научного центра РАН[d] |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Гыйльми дәрәҗә: | геология-минералогия фәннәре докторы[d] (1993) |
Гыйльми исем: | профессор[d] |
Автобиографик китабына таянып төзелде[1].
1942 елның 5 апрелендә БАССР‑ның Мәчетле районы Олы Ака авылында туган.
1949—1959 елларда Олы Ака урта мәктәбендә белем ала.
1959—1964 елларда Башкорт дәүләт университетының география факультетында укый.
1962—1963 — Дмитрий Герасимович Ожиганов җитәкчелегендәге геология отрядлары экспедицияләрендә катнаша.
1964—1965 — Совет Армиясендә хезмәт итә.
1965- 1968 — Балакатай районы Карлыхан урта мәктәбе директоры булып эшли. 1967 елда Балакатай районында беренче булып Карлыхан урта мәктәбендә Хәрби һәм хезмәт даны музее ачуга ирешә. Шул ук елда Башкорт АССР укытучыларының V съездына делегат итеп сайлана. 1968 елда КПСС сафына кабул ителә, КПССның Башкортстан өлкә комитеты каршындагы икееллык партия мәктәбен тәмамлый.
1968 елда Уфага күчә, «Башспецнефтестрой» трестының 8-нче төзелеш-монтаж идарәсендә геодезист булып эшкә керә, аннары мастер булып эшли.
1970 елдан хезмәт юлын «Башгипроводхоз» проект-тикшеренүләр институтында дәвам итә: инженер, олы инженер-гидрогеолог (1971—1973), тикшеренүләр отрядлары (1973) һәм тикшеренүләр партиясе җитәкчесе (1973 елдан) вазифаларын башкара. Институтта тәүге партия оешмасы секретаре була (1971—1974).
1970—1974 — СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалының Геология институты аспирантурасында читтән торып укый.
1977 елдан СССР Фәннәр академиясенең Башкорт филиалы Геология институтында (әлеге вакытта Россия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге Геология институты) өлкән инженер, кече гыйльми хезмәткәр (1982—1989), өлкән гыйльми хезмәткәр (1982—1989), әйдәүче гыйльми хезмәткәр(1989-1991), гидрогеология һәм геоэкология лабораториясе мөдире (1991—1994), бер үк вакытта 1986—1989 елларда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының гидравлика һәм ГТС кафедрасында өлкән укытучы, доцент (1987 елдан) булып эшли.
1994—2007 елларда Башкорт дәүләт аграр университетының гидрогеология, биләмәләрне төзекләндерү һәм сугару кафедрасы мөдире, 1996 елдан гидрогеология, биләмәләрне төзекләндерү һәм сугару кафедрасы һәм 2004 елдан табигать төзелеше кафедрасы профессоры, диссертацияләр яклау советы әгъзасы, бер үк вакытта Россия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге Геология институтында гидрогеология һәм геоэкология лабораториясе мөдире.
2007—2012 елларда Россия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге Геология институтының фән буенча директор урынбасары, әлеге вакытка кадәр гидрогеология һәм геоэкология лабораториясе мөдире вазифаларын башкара. Бер үк вакытта Башкорт дәүләт аграр университетында укыту эшен дәвам итә.
Башкортстан Республикасының гидрогеология өлкәсендәге беренче геология-минералогия фәннәре докторы. Фәнни тикшеренүләре Көньяк Урал һәм Урал алды җир асты гидросферасының өске катламындагы гидрогеодинамик һәм гидрогеохимик төзелешен, җир асты суларының барлыкка килүе һәм урнашуы, аларны файдалану, пычранудан саклау проблемаларын өйрәнүгә бәйле. Авыл хуҗалыгын су белән тәэмин итү, нефть чыгару, нефть химиясе, эре агросәнәгать эшчәнлеге алып барылган районнарда җир асты гидрсферасын саклау мәсьәләләре төп гыйльми эшчәнлеге булып тора. Йомагуҗа сусаклагычына кагылышлы гыйльми эшләре бар.
Башкортстан Республикасының Су кодексын төзүдә катнаша.
Башкортстан Республикасының шифаханә-курорт челтәрен үстерү программасын тормышка ашыруда зур активлык күрсәтә, Бүздәк, Дүртөйле, Олы Ыктамак (Мәчетле районы), Хәзинә (Кызыл Кама районы) минераль су ятмаларын ачуда катнаша.
350‑дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 17 монография һәм 6 гыйльми брошюра авторы. Аның җитәкчелегендә 3 докторлык һәм 8 кандидатлык диссертацияләре якланган.
Башкорт энциклопедиясен, Башкортстан Республикасы Атласын (2005), Балакатай һәм Шишмә районнары белешмә китапларын басмага әзерләүдә шактый зур өлеш кертә. Мәчетле районы энциклопедиясенең («Мечетлинский район Республики Башкортостан» (рус.)) җәмәгать башлангычындагы редколлегия җитәкчесе һәм энциклопедия мәкаләләре авторы.
Геология институты, ИРБИС сайты һәм «Хәтер еллары»[1] китабы мәгълүматлары буенча төзелде.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.