хәрби хезмәткәр, Паралимпиада катнашучысы. From Wikipedia, the free encyclopedia
Рәсим Яхин, Рәсим Ринат улы Яхин (Азәрбайҗанда: Rasim Rinatoviç Yaxin[1], Азәрбайҗан, Баку) — Азәрбайҗан Кораллы көчләре хәрби хезмәткәре, илнең Эчке эшләр министрлыгы эчке гаскәрләренең махсус билгеләнештәге бүлекчәсе прапорщигы. Икенче Карабах сугышында (2020) катнашучы. Азәрбайҗанның Паралимпиада атлетика җыелма командасы әгъзасы.
Рәсим Яхин | |
---|---|
Туган телдә исем | Рәсим Ринат улы Яхин |
Туган | Азәрбайҗан, Баку |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Азәрбайҗан |
Һөнәре | хәрби хезмәткәр |
Бүләк һәм премияләре |
Шушаны азат итү өчен сугышта (29 октябрь - 8 ноябрь, 2020) сул күзен һәм сул кул чугын югалткан. «Азәрбайҗан Байрагы» ордены, «Хәрби хезмәтләренә күрә» медале һәм Азәрбайҗанның Фүзули, Кәлбәҗәр, Җәбраел һәм Шуша районнарын азат итүдә катнашкан өчен медальләр белән бүләкләнгән. [2]
Азәрбайҗан башкаласы Бакуда туган. Милләте буенча татар.[3] Сәбаил районының 162нче урта мәктәбен тәмамлагач, хәрби хезмәткә алынган – Милли гвардиянең (Президент гвардиясе) махсус билгеләнештәге отрядында хезмәт иткән. Эчке эшләр гаскәренең Югары хәрби мәктәбен тәмамлаган. 2011 елдан эчке эшләр гаскәрендә хезмәт итә.
Прапорщик Рәсим Яхин Икенче Карабах сугышының (44 көн барган Ватан сугышы) беренче көннәрендә үк фронтка китә. Муров биеклеген, Җәбраел, Фүзули, Хоҗавәнд (Мартуни), Һадрутны һәм Шуша шәһәрен азат итү өчен сугышчан операцияләрдә катнаша. Карабах энҗесе булган Шуша өчен соңгы көрәш герой өчен иң катлаулысы булган, дошман ягы минометтан утка тотканнан соң, авыр җәрәхәтләр алган, үзенең сугышчан иптәше Исмаил Гасабовны (Газах районы Чайлы авылыннан), өлешчә күрү сәләтен һәм сул кул чугын югалткан.[4][5].
Шушада авыр яралангач, Эчке эшләр министрлыгы эчке гаскәрләре хәрби госпиталендә өч мәртәбә операция кичергән. Хәрби академиядә реабилитация узган. Дәвалангач, Азәрбайҗан хөкүмәте өр-яңа биопротезлар, ике бүлмәле фатир биргән. Ветеран «Хәрби хезмәтләренә күрә» медале белән бүләкләнгән.[6]
2022 елның маенда Азәрбайҗанның Паралимпиада атлетика җыелма командасы әгъзасы Рәмис Яхин Ноттвильда (Швейцария) Гран-прида уңышлы чыгыш ясаган: ядрә этәрү (спортчы F46 категориясендә чыгыш ясаган, анда өске очлыкларын югалткан атлетлар керә) ярышларында ул 11,71 метр нәтиҗә күрсәтә һәм алтын медаль яулый.[7][8]
Өйләнгән, кызлары Алсу, Әминә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.