композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1987), Р From Wikipedia, the free encyclopedia
Рәис Нәгыймов, Рәис Нәгыйм улы Нәгыймов (1946 елның 2 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Күҗәкә — 2012 елның 25 ноябре) — композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1987), Р. Төхфәтуллин исемендәге (1994) һәм «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең «Рухият» фонды (1998) премияләре иясе.
Рәис Нәгыйм улы Нәгыймов ТАССРның Күҗәкә авылында 1946 елның 2 гыйнварында туган. Башлангыч белемне Рәис Чирү авылында, җидееллыкны күрше Әтәс авылында ала. Соңыннан Минзәлә педагогия училищесында укый. Укуын тәмамлагач, шунда ук җыр укытучысы булып кала. 1964 елда агитбригадаларның Мәскәүдә узган Бөтенроссия йомгаклау концертында катнаша. 1965—1968 елларда ул армиядә хезмәт итә. Кайткач кабат Минзәлә театрында эшли. 1968 елны Әлмәт музыка училищесына баян классы буенча укырга керә. Укыган чорда Нефтьчеләр техника йортында, соңрак Әлмәт татар дәүләт драма театрында баянчы булып та эшли. 1973 елда училищены тәмамлый һәм Әлмәт районы мәдәният йортына эшкә җибәрелә, бер үк вакытта балалар музыка мәктәбендә дәресләр алып бара. 1974 елдан тулысынча шушы мәктәпкә күчә. 1975—2008 елга кадәр (33 ел) Әлмәт шәһәренең 1-нче музыка мәктәбендә директор булып эшли. 33 ел дәверендә Р. Нәгыймов, бу уку йорты алдынгылардан булсын өчен, бик күп эшләр башкара, яңа биналы итә, материаль базаны тәэмин итә, укучыларга укырга барлык шартлар да тудыра. Ул чорда хәзерге вакытта да бик уңышлы эшләп килүче коллективлар оеша. Мәктәпнең халык уен кораллары оркестры, скрипкачылар ансамбле, ике хоры, вокаль, фольклор һ. б. төрле ансамбльләре, «Орчык» хореография бүлеге — барысы да булдырыла.
Рәис Нәгыймов 2012 елның 25 ноябрендә вафат була. Актаныш районы Чирү авылы зиратында җирләнгән.
Рәис Нәгыймов көйләрне күптән язса да, җыр иҗаты белән җитдирәк шөгыльләнә башлавын К. Булатова сүзләренә язган «Шушы яктан, шушы туфрактан без» (1984) дигән җырдан санарга кирәк. Шуннан соң язылган «Урсал тауда» (С. Сөләйманова), «Авыл» (Г. Афзал), «Каз үләне», «Әлмәтем» (Н. Әхмәдиев), «Бураннар», «Каерма канатың» (Ш. Җиһангирова), «Алтын балдак» (Н. Касыймов) һ. б. күп кенә җырлары чын мәгънәсендә халык күнелен яулады, телдән-телгә күчеп җырланды һәм бүгенге көндә дә җырлана. «Урсал тауда», «Авыл»,«Әлмәтем», «Әлмәтебез таңнары» җырлары конкусларда катнашып лауреат исемен алганнар. «Шарлама», «Кәшерем», «Кадерен белик гомернең», «Әй, Ирекле, Ирекле», «Көмеш чишмә» һ. б. җырлар шулай ук халык тарафыннан җылы кабул ителделәр. «Кырга чыктым, юлга чыктым», «Тулпар атлар чаба», «Кайтыйк әле» һәм югарыда атап үтелгән башка җырлар танылган җырчылар : С. Фәтхетдинов, М. Сөнгатуллин, Г. Сафин, 3. Фәрхетдинова, 3. Билалов, 3. Шәрифуллина, А. Вәлиев башкаруында Россиянең татарлар яшәгән төбәкләрендә киң таралдылар. Р. Нәгыймовның җырлары тирән мәгънәле, татар халкының озын көйләренә тартым матур көе, җырны башкаручыга осталыгын күрсәтү һәм үстерү өчен вокаль җирлеге булу белән аерылып тора. «Бураннар»,«Шарлама», «Әлмәтем», «Габдрахман таллары», «Кәшерем» җырларына видеоклиплар төшерелгән.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.