From Wikipedia, the free encyclopedia
Рәгъде Халитов, Рәгъде Әбелфатыйх улы Халитов (1943, Әгерҗе) — музыкант (баянчы), органолог, Казан педагогия институтының кафедра мөдире (1983), профессор (1998), Татарстан АССР (1983), РФ (1998) атказанган сәнгать эшлеклесе.
Рәгъде Халитов | |
---|---|
Туган телдә исем | Рәгъде Әбелфатыйх улы Халитов |
Туган | 17 февраль 1943 (81 яшь) ТАССР Әгерҗе шәһәре |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты |
Һөнәре | музыкант |
Җефет | Наҗия, педагогия фәннәре кандидаты |
Балалар | улы Салават, нефтьче кызы Гөлнара, җырчы |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | сәнгать белеме нәмзәте[d] |
1943 елның 17 февралендә Әгерҗе шәһәрендә туган. Бабасы Хафиз, әтисе Әбелфатыйх чыгышлары белән хәзерге Минзәлә районы Аю авылыннан, шундагы мәхәлләнең указлы муллалары булган. 1929 елда Әбелфатыйх гаиләсе белән Әгерҗегә күчкән. 3 яшеннән гармунда уйнарга өйрәнгән Рәгъдегә әтисе бер-бер артлы баян һәм аккордон алып бирә. Мәктәптә укыган чорда ук Рәгъде Халитов Әгерҗенең иң күренекле баянчысына әверелә, аны концерт-кичәләрнең берсеннән дә калдырмыйлар. Әгерҗедә урта мәктәп тәмамлагач, Казан музыка укуханәсенә укырга килә. Кабул итү имтиханнары төгәлләнү сәбәпле, анда укырга керә алмый. Төзелешкә һәм тулай торакка урнаша. Баянчы Рәис Сафиуллиннан дәресләр ала башлый, аның аркылы мәдәният дөньясы белән бәйләнешкә керә. Рәис Сафиуллин Камал театры спектакльләрендә Камал III (Камал Сәләхетдинов) (1899–1968) һәм башка артистлар бутафор гармун тартып торганда, сәхнә артында барча җыр көйләрен уйный торган була. Шушы эшне 17 яшьлек Рәгъдегә тапшыра һәм ул Камал театрының штатлы музыканты булып китә. 1960 елда Камал театры белән нефть районнарына гастрольләргә дә чыга.
Концертларда катнаша. Үзенең баяны һәм борынгы уен кораллары белән Финляндиядә, Балтик буе һәм Урта Азия республикаларында гастрольләрдә була. Кытайның Гуйминь университетының музыка факультетын ачканда, белгеч буларак катнаша.
КФУның Л. Толстой исемендәге филология һәм мәдәни багланышлар институтының Г. Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең музыка сәнгате һәм хорография кафедрасы профессоры.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.