Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Ринат Нуруллин (рус. Риннат Галеевич Нуруллин) — балалар шагыйре, язучы, тәрҗемәче, татар галиме, Татарстанның атказанган уйлап табучысы, техник фәннәр кандидаты. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2011), Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты (2017), Ю. И. Островский исемендәге премия лауреаты (2017).
Ринат Нуруллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Ринат Гали улы Нуруллин |
Туган | 20 август 1954 (70 яшь) Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Зур Мәшләк авылы. |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ Россия Федерациясе/ Татарстан |
Әлма-матер | Казан дәүләт аграр университеты |
Һөнәре | галим, язучы, шагыйрь |
Эш бирүче | Казан дәүләт энергетика университеты, Министерство мелиорации и водного хозяйства Татарской АССР[d], РФА Казан физика-техника институты[d], Казан милли тикшеренү технология университеты, Казан дәүләт аграр университеты һәм Институт механики и машиностроения КазНЦ РАН[d] |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы (1994); Шәйхи Маннур исемендәге премия (2017); Ю. И. Островский исемендәге премия (2017). |
Гыйльми дәрәҗә: | техник фәннәр нәмзәте[d] (1999) |
1954 елның 20 августында Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Зур Мәшләк авылында дөньяга килә. 1961 елда ул Зур Мәшләк авылының башлангыч мәктәбенә беренче сыйныфка укырга бара. 1962 елда аларның гаиләсе Иркутск өлкәсенә күчеп китә (Бохан районының Усть-Укыр һәм Хинь авылларында яшиләр). 1965 елда Нуруллиннар гаиләсе Котлы Бөкәш авылына кайтып урнаша. 1967 елда Ринат «Артек» пионерлар лагеренә юллама белән бүләкләнә. 1971 елда Ринат Нуруллин 48нче номерлы Котлы Бөкәш урта мәктәбен тәмамлый һәм Котлы Бөкәш «Сельхозтехника» бүлекчәсенең моторлар ремонтлау цехында слесарь булып эшли башлый. 1972-1977 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетында белем ала. 1977 елдан алып 1982 елга кадәр «Сельхозтехника» дәүләт комитетына караган Стандартлаштыру һәм метрология лабораториясендә өлкән инженер һәм, соңрак, төркем җитәкчесе булып эшли, әмма 1978-1979 елларда Байкал арты хәрби округында (Песчанка, Кяхта һәм Сретенск торак пунктларында урнашкан хәрби частьләрдә) танкист булып хезмәт итә. Соңрак Татарстан Мелиорация hәм су хуҗалыгы министрлыгында (1982-1985 елларда), СССР фәннәр академиясенең Казан физика-техника институтында (1985-1987 елларда), Казан химия-технология институтында (1988-1990 елларда) инженерлык белгечлеге юнәлешендә эшли.
1991 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенә (хәзерге исеме — Казан дәүләт аграр университеты) укыту эшенә күчә. Анда ассистент, өлкән укытучы, доцент, кафедра мөдире булып эшли. 1994 елда Ринат Нуруллин «Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы» дигән исемгә лаек була, 1999 елда кандидатлык диссертациясе яклый. (2002-2005 елларда) Россия фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Механика һәм машиналар төзү институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләгәннән соң Казан дәүләт энергетика университеты доценты булып эшләде. Аның 400 дән артык фәнни һәм әдәби хезмәтләре, 91 уйлап табуга (кәшефләргә) таныклыгы бар. Фәнни хезмәтләре механика, биофизика, математика фәннәренә карый. Математика өлкәсендә татар сүзләреннән төзелгән яңа эчтәлекле санлы ребуслар авторы буларак билгеле. Аның катнашы белән техник терминнарга кагылышлы русча-татарча ике сүзлек төзелгән, геометрия фәне буенча белешмәлек язылган һәм фәнни монографияләр чыгарылган.
Фәнни хезмәтләрдән тыш Ринат Нуруллин балалар өчен шигырьләр дә яза. Алар гади шигырьләр генә түгел, ә үзенчәлекле, мавыктыргыч логик башваткычлар рәвешендә бирелә; уйлап эш итәргә өйрәтәләр, зирәклекне арттыралар. Логик башваткычларның күпчелеген моңарчы татар телендә билгеле булмаган санлы ребуслар тәшкил итә. Алар шигырьләр канвасына үрелеп бирелә. Бу күренешне шигърияттә яңа юнәлеш дип бәяләргә нигезләр бар. Ринат Нуруллинның шигырьләренең уникаль булуы шунда ки, алар бары тик татар теле мохитендә генә яши ала һәм кайбер шигырьләрен гомумән башка телләргә тәрҗемә итү мөмкин түгел.
Ринат Нуруллинның 2004 елда «Өч бүре һәм өч сарык» hәм 2008 елда «Альпинист үрмәкүчләр» исемле китаплары Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде, ә 2015 елда «Камыр батыр» исемле китабы «Сүз» нәшриятында чыкты. Башка әдәби әсәрләре һәм әдәбиятка кагылышлы мәкаләләре «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Мәгърифәт», «Сабантуй» газеталарында, «Салават күпере», «Чаян», «Ялкын», «Казан утлары» һәм «Мәгариф» журналларында даими басылып тора. Салават күпере төсләрен хәтердә калдыру өчен балаларга тәкъдим ителгән һәм халыкка таралган «Куян Әфлисун Сорамый, Ярап Куя Зур Шалкан» такмагының авторы, Ринат Нуруллиның бу такмагы Плешаков А. А. дәреслеге тәрҗемәсендә дә кулланылды (Плешаков, А. А. Әйләнә-тирә дөнья: татар телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 1 нче с-фы өчен д-лек: 2 кисәктә. 2 нче кисәк / А. А. Плешаков; [Русчадан Н. К. Нотфуллина тәрҗ.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., — 95 б.: рәс. б-н — (Россия мәктәбе).
2011 елдан Ринат Нуруллин — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2012 елда Татарстан Язучылар берлегенең XVII съездында делегат буларак катнаша. Дөньякүләм танылган «Who is Who в России. Энциклопедия личностей серии Hübners Who is Who» энциклопедиясендә аның биографиясен бастырып чыгардылар.
Ринат Нуруллинның «Альпинист үрмәкүчләр» китабы Антуан де Сент-Экзюпериның «Нәни принц», Марк Твенның «Том Сойер маҗаралары», Редьярд Киплингның «Җәңгәл китабы», Габдулла Тукай әкиятләре, Абдулла Алиш әкиятләре, Һанс Христиан Андерсен әкиятләре, Заһир Бигиев детективлары, Жүл Верн әсәрләре, Каюм Насыйриның «Әбүгалисина» китаплары белән беррәттән «Балалар укырга тиешле иң яхшы 10 китап» исемлегенә кертелгән[1][2]. 2017 елда ул Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты исеменә лаек була.
Ринат Нуруллин уйлап тапкан криптарифмнар:
һәм башкалар.
Әдәби китаплары
1. Нуруллин Ринат. Өч бүре hәм өч сарык: Шигъри башваткычлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. — 79 б. — 5000 д. — ISBN 5-298-01326-0.
2. Нуруллин Р. Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 88 б. — 5000 д. — ISBN 978-5-298-01656-8.
3. Нуруллин Ринат. Камыр батыр: шигъри әкият-башваткыч. — Казан: «Сүз» нәшрияты, 2015. — 56 б. — 500 д. — ISBN 978-5-98356-271-4.
4. Нуруллин Р. Г. Яхиннар. — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2016. — 208 б. — 500 д. — ISBN 978-5-906701-70-1.
5. Нуруллин Ринат. Шаһмара табышмагы: шигъри әкият-башваткыч. — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2016. — 64 б. — 1000 д. — ISBN 978-5-906701-89-3.
6. Нуруллин Р. Г. Тургайлар сайраганда. — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2017. — 160 б. — 500 д. — ISBN 978-5-906701-94-7.
7. Нуруллин Р. Г. Байки Юркого Кота.] — Казань: ЗАО Издательский дом «Казанская недвижимость», 2017. — 86 с. — 300 экз. — ISBN 978-5-9909918-1-1.
8. Нуруллин Р. Г. Укымышлы чыпчыклар: балалар өчен шигырьләр һәм әкият / Ринат Нуруллин; (рәссамы Марат Рәхимов). — Казан: Татар. кит. нәшр., 2017. — 127 б. — 2200 д. — ISBN 978-5-298-03347-3.
9. Нуруллин Р. Г. Курайлар дөньсында. — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2019. — 120 б. — 1000 д. — ISBN 978-5-907039-05-6.
10. Нуруллин Р. Г. Луна над Артеком: стихотворения / Ринат Нуруллин. — Казань: «Ихлас», 2019. — 24 с. — 500 экз. — ISBN 978-5-907039-25-4.
11. Нуруллин Ринат. Кара тактада ак эз / Р. Г. Нуруллин. — Казан: «Ихлас» нәшр., 2019. — 152 б. — 500 д. — ISBN 978-5-907039-26-1.
12. Нуруллин Р. Г. Милләтпәрвәр галим. — Казан: «Халкыбыз мирасы» нәшр, 2022. — 112 б. — 250 д. — ISBN 978-5-905160-27-1.
Сүзлекләре
13. Русча-татарча техник терминнар сүзлеге / А. К. Юлдашев, Ә. З. Әфләтунов, Ә. Х. Җомагылов, Р. Г. Нуруллин. — Казан: Мәгариф, 2000. — 256 б. — Библиогр.: 256 б. (15 исем.). — 1000 д. — ISBN 5-7761-0728-8.
14. Охрана труда в сельском хозяйстве: Русско-татарский словарь = Авыл хуҗалыгында хезмәт иминлеге: Русча-татарча сүзлек / [төз. А. Х. Зимагулов, Р. Г. Нуруллин, Ф. И. Габдрахманов, Н. Ф. Нигматуллин]. — Казан: Мәгариф, 2008. — 214 б. — Библиогр.: 256 б. (16 исем.). — 2000 д. — ISBN 978-5-7761-1720-6.
Фәнни китаплары
15. Әюпов М. Ю., Җаббаров А. Ф., Нуруллин Р. Г., Тарасевич С. Э. Физика — уйлап табучының юлдашы: Урта белем бирү системасы физика укытучылары hәм укучылар өчен ярдәмче әсбап. — Казан: РИЦ «Школа», 2007. — 24 б. — 3000 д. — (Серия: Яшь уйлап табучы китапханәсе).
16. Әюпов М. Ю., Җаббаров А. Ф., Нуруллин Р. Г., Тарасевич С. Э. Уйлап табу эшендә математик җисемнәр: Урта белем бирү системасы математика укытучылары өчен ярдәмче әсбап. — Казан: РИЦ «Школа», 2007. — 28 б. — 3000 д. — (Серия: Яшь уйлап табучы китапханәсе).
17. Әюпов М. Ю., Газизов И. С., Җаббаров А. Ф., Нуруллин Р. Г. Могҗизалар, әкәмәтләр химиядә җитәрлек: Урта белем бирү системасы химия дәресләре өчен ярдәмче әсбап. — Казан: РИЦ «Школа», 2007. — 24 б. — 3000 д. — (Серия: Яшь уйлап табучы китапханәсе).
18. Әюпов М. Ю., Газеев Н. Х., Җаббаров А. Ф., Нуруллин Р. Г. Табигать — патентлар чишмәсе: Урта белем бирү системасы биология (анатомия, зоология, ботаника) укытучылары өчен ярдәмче әсбап. — Казан: РИЦ «Школа», 2007. — 48 б. — 3000 д. — (Серия: Яшь уйлап табучы китапханәсе).
19. Әюпов М. Ю., Газеев Н. Х., Җаббаров А. Ф., Нуруллин Р. Г. Без — табигать балалары: Урта белем бирү системасы биология, география һәм экология укытучылары һәм укучылар өчен ярдәмче әсбап. — Казан: РИЦ «Школа», 2007. — 20 б. — 3000 д. — (Серия: Яшь уйлап табучы китапханәсе).
20. Әюпов М. Ю., Җаббаров А. Ф., Нуруллин Р. Г. Зирәклек сукмаклары: Урта белем бирү системасы математика, физика, химия һәм биология укытучылары һәм укучылар өчен ярдәмче әсбап. — Казан: РИЦ «Школа», 2007. — 24 б. — 3000 д. — (Серия: Яшь уйлап табучы китапханәсе).
21. Әюпов М. Ю., Газеев Н. Х., Җаббаров А. Ф., Нуруллин Р. Г. Зиһен күнегүләре: Урта белем бирү системасы укытучылары һүм укучылары өчен ярдәмче әсбап. — Казан: РИЦ «Школа», 2007. — 20 б. — 3000 д. — (Серия: Яшь уйлап табучы китапханәсе).
22. Әюпов М. Ю., Газеев Н. Х., Җаббаров А. Ф., Нуруллин Р. Г. Уйлап табу күнегүләре: Урта белем бирү системасы укытучылары һәм укучылары өчен ярдәмче әсбап. — Казан: РИЦ «Школа», 2007. — 24 б. — 3000 д. — (Серия: Яшь уйлап табучы китапханәсе).
23. Әюпов М. Ю., Җаббаров А. Ф., Нуруллин Р. Г. Уйлап тапкач, нишләргә?: Урта белем бирү системасы укытучылары һәм укучылары өчен ярдәмче әсбап. — Казан: РИЦ «Школа», 2007. — 20 б. — 3000 д. — (Серия: Яшь уйлап табучы китапханәсе).
24. Ибатуллина Л. З., Нуруллин Р. Г. Математикадан кыскача белешмәлек. Геометриянең төп формулалары = Краткий справочник по математике. Основные формулы геометрии. — Казан: Яз, 2011. — 140 б. — Библиогр.: 140 б. (10 исем.). — 2000 д. — ISBN 978-5-904449-04-9.
25. Зимагулов А. Х., Нуруллин Р. Г., Зимагулов Т. А. Технические и технологические пути повышения эффективности и безопасности агрегатов на базе мобильных энергетических средств. — Казань: Казан. ун-т, 2012. — 278 с. — 150 экз. — ISBN 978-5-905787-47-
26. Əюпов М. Ю., Нуруллин Р. Г., Газиев Н. Х. Яшүсмер уйлап табучыларга. — Казан: «Ихлас» нəшрияты, 2015. — 172 б. («Яшь уйлап табучы китапханəсе» сериясе). — 750 д. — ISBN 978-5-906701-43-5.
27. Аюпов М. Ю., Нуруллин Р. Г. Учимся изобретать 2018 елның 3 ноябрь көнендә архивланган.. — Казань: ЗАО Издательский дом «Казанская недвижимость», 2016. — 100 с. — 300 экз. — ISBN 978-5-9907552-7-7. — (Библиотека молодого изобретателя).
28. Гимадиев Н. Г., Нуруллин Р. Г. Потенциальная урожайность культур в зависимости от качественного разнообразия семян и почвы. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2021. — 144 с.: илл. — 700 экз. — ISBN 978-5-298-04192-8.
29. Нуруллин А. Г., Нуруллин Р. Г. Роль реликтового излучения в эволюции живой природы. — Москва: Издательство МГТУ им. Н.Э. Баумана, 2024. — 157, [1] с.: ил. — 1000 экз. — ISBN 978-5-7038-6197-4.
Әдәбият өлкәсендә
Фән һәм техника өлкәсендә
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.