From Wikipedia, the free encyclopedia
Ренат Фәвәрис улы Дәүләтьяров (1961 елның 17 августы, Әстерхан, Әстерхан өлкәсе, ССРБ) — Россия кинорежиссеры, кинопродюсер һәм сценарий авторы. Россия продюсерлары гильдиясе президенты.
Ренат Дәүләтьяров 1961 елның 17 августында Әстерханда туа. Милләте буенча әтисе — татар, әнисе — рус[1]. Ренатның әтисе Фәвәрис Дәүләтьяров — ССРБда соңгы нефть комитеты рәисе, соңрак «Роснефть» җитәкчеләренең берсе, «Концерна Нефтепродукт» ЯАҖ президенты[2][3].
Энесе — Борис Дәүләтьяров — банкир, «Халыкара үсеш банкы» коммерция банкының элеккеге хуҗасы. Лондонда яши[4].
Ренат инженер-технолог белгечлеге буенча югары белем ала.
1985—1987 елларда «Мосфильм» киностудиясендә декорацияләр куючы буларак эшли, шул исәптән совет кинематографы өчен әһәмиятле булган Карен Шахназаровның «Курьер» һәм Сергей Соловьевның «Асса» фильмнарында[5]. 1987—1989 елларда киностудиядә эшне дәвам итә, фильмнар директоры урынбасары вазыйфасын үти, ә 1989 елдан продюссер була.
1994 елдан «Мосфильм» киноконцернының «Круг» киностудиясен җитәкли. 1995 елда Мәскәү халыкара кинофестиваленең башкарма директоры була. 1999—2006 елларда — Мәскәү халыкара кинофестиваленең генераль директоры[6][7]. 1997 елдан «Интерфест» компаниясен җитәкли.
2001 елдан 2008 елга кадәр — Нью-Йоркта Россия киносы атналыгының продюсеры. 2003 елдан Парижда Россия киносы атналыгының продюсеры. 2005 елдан Берлинда Россия киносы атналыгының продюсеры. «Кино-Ялта» халыкара продюсерлык кинофестивален җитәкли. 2007 елдан 2009 елга кадәр — «ЗАВТРА/2morrow» халыкара заманча кино фестиваленең генераль продюсеры.
2009 елдан алып 2015 елга кадәр — Россия продюсерлары гильдиясе президенты, Аурупадан Халыкара продюсерлар гильдиясе ассоциациясе (FIAPF) вице-президенты.
2010 елдан 2012 елга кадәр — «Два в одном/ 2 in 1» халыкара кинофестиваленең генераль продюсеры[8].
2012 елда Үзәк федераль округның Иҗтимагый палатасы әгъзасы итеп сайлана[9].
2011 елда режиссер буларак «Моя безумная семья!» кинокомедияне төшереп, дебют ясый. 2012 елда экраннарга «Стальная бабочка» детектив драмасы чыкга. Ренат Дәүләтьяровның Юрий Коротковның «Американка» повесте буенча төшерелгән «Однажды» фильмы XXII «Окно в Европу» кинофестивален ачу фильмы була[10].
Беренче никахтан — улы Артем. 2014 елда җырчы һәм актриса Евгения Малаховага өйләнә[11]. 2019 елда пар аерылыша[12].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.