авыл хуҗалыгы хезмәткәре From Wikipedia, the free encyclopedia
Гыйльмуллин Раиф Әнәс улы [1] —авыл хуҗалыгы белгече.
Раиф Гыйльмуллин | |
---|---|
Туган | 16 сентябрь 1959 (65 яшь) Кенәбаш, Карадуган авыл җирлеге[d], Балтач районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Лаеш техник-икътисад техникумы һәм Казан дәүләт аграр университеты |
Һөнәре | фермер, рәис |
1959 елның 16 сентябрендә Кенәбаш авылында туган. 1977 елда Кенә урта мәктәбен тәмамлый һәм мәктәптә алган һөнәре буенча Калинин исемендәге колхозда тракторчы булып эшли башлый.
1977-1979 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
Хәрби хезмәттән аерылгач ДОСААФның Балтач автоклубы каршында шоферлар хәзерләү курсын тәмамлый. 1980-1982 елларда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында укый.
1982 елда туган авылына кайтып Калинин исемендәге колхозның инженер-технологы, бригадиры, баш инженеры булып эшли. Читтән торып укып Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлый, галим-агроном белгечлеге ала.
1991 елда «Алга» колхозы әгъзалары Р.Гыйльмуллинны үз хуҗалыкларының рәисе итеп сайладылар. Аның киң колачлы авыл хуҗалыгы җитәкчесе буларак мөмкинлекләре нәкъ менә шушы хуҗалыкка җитәкчелек итү чорында ачылды. Р.Гыйлмуллин җитәкчелегендә «Алга» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативы районыбызның ышанычлы икътисадый нигезе булган, һәр тармактан продукция җитештерүне елдан-елга арттыра баручы алдынгы хуҗалыгы булып танылды. Ул хуҗалык үсешенең рерспектив юнәлешләрен алдан күрә һәм планлаштыра, хуҗалык әгъзаларын олы максатларга туплый һәм юнәлтә белә. Колхоз авылларының социаль-мәдәни проблемалары уңышлы хәл ителә, коллектив әгъзаларының яшәеш-көнкүреше турында кайгыртучанлык күрсәтелә. Хуҗалыкта даими төзелеш эшләре алып барыла.
Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен Р.Ә.Гыйльмуллинга 1998 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.