Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Равѝл Гарәфетдѝн улы Сәйфетдѝнов (14 октябрь 1938 — 10 февраль 2018) — татар шагыйре, педагог, публицист, дин әһеле. Россиянең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы.
Равил Сәйфетдинов | |
---|---|
Туган телдә исем | Сәйфетдинов Равил Гарәфетдин улы |
Туган | 14 октябрь 1938 Мулла Иле авылы, Яшел Үзән районы, ТАССР, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе |
Үлгән | 10 февраль 2018 (79 яшь) Мулла Иле авылы, Татарстан Республикасы, Россия |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Калып:Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе байрагы, Калып:Россия байрагы |
Әлма-матер | В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты |
Һөнәре | шагыйрь, педагог, дин әһеле |
Җефет | Сәйфетдинова Рауза Сәлимулла кызы |
Балалар | Ренат, Рөстәм, Равилә |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре |
Сәйфетдинов Равил Гарәфетдин улы 1938 елның 14 октябрендә Яшел Үзән районының Мулла Иле авылында туган. Урта мәктәпне бетергәч, 1956—1961 елларда Казан дәүләт университетында укыган.
1961—1963 елларда Самара өлкәсендәге Гали урта мәктәбендә укытучы булып эшләгән. 1963—2007 елларда берөзлексез Мулла Иле мәктәбендә хезмәт иткән: авыл мөгаллиме буларак, татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, алман теле, гарәп теле, дин тарихы фәннәрен укыткан. 1968—1970 елларда — завуч, 1971—2000 елларда мәктәп директоры булган.
Равил хәзрәт Сәйфетдин 2005 елдан алып Мулла Иле мәчете имам-хатыйбы вазифаларын башкарды. 2017 елда рухи-әхлакый традицияләрне үстерүдә, тынычлык һәм конфессияара килешүне ныгытуда зур көч куйганы өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
2018 елның 10 февралендә вафат.[1]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.