From Wikipedia, the free encyclopedia
Медицинада бу халәт паронихия (тырнак янындагы тукымалар ялкынсыну) дип атала. Ул ике төрле—тырнак чите (паронихия) һәм тырнак асты (панариций) — бармак тукымаларының үтә көчле эренләп ялкынсынуы формасында очрый. Паронихия сезнең очрактагы кебек, тырнак бармак тукымасы ягы на үсеп инфекция кергәндә, уңышсыз маникюр ясаганда, бармакта травма булганда күзәтелә. Бу очракта бармак кызыша, авырта, үлекләргә мөмкин.
Паронихия | |
Саклык белгечлеге | тиребелем[d] |
---|---|
ICD-9-CM | 681.9[1] |
NCI Thesaurus идентификаторы | C79702[2] |
Паронихия Викиҗыентыкта |
Тырнак асты панарицие күп вакытта имгәнү, тырнак астына шырпы кергәндә яки башка сәбәпләр аркасында барлыкка килә. Ул температура күтәрелүгә, бармакның шешүенә, үлек ясалуга, лимфангиит — лимфа юл ларының ялкынсынуына китерә.
Авыруның башлагыч чорында консерватив дәва алып барыла. Инфекцияне бетерү өчен ялкынсынуга каршы мазьле бәйләвечләр, иммобили зация (бармак селкенеп йөрмәс өчен) ясарга тәкъдим ителә. Әгәр тырнак чите үлекләсә, тиресен кисеп, үлеген чыгарырга һәм махсус эремә белән эшкәртергә кирәк була. Авыру бик озак вакыт дәвамында борчыса, хи рургка күренү шарт. Ул кирәк дип тапса, тырнак торышын һәм бармакның кырый тукымасын үзгәртер өчен, операция ясарга карар кыла.
Профилактика чаралары: аякларны, кулларны чиста тоту, уңайлы аяк киеме кию, аякны инфекция эләгүдән саклау.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.