Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Павло Тычина (укр. Павло Григорович Тичина; (23 гыйнвар 1891 ел — 16 сентябрь 1967 ел) — шагыйрь. Социалистик Хезмәт Герое (1967). Украина ССР-ның Фәннәр академиясе академигы (1929).
укр. Павло Тичина | |
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык |
Россия империясе СССР |
Тугандагы исем |
рус. Павел Григорьевич Тычинин укр. Павло Григорович Тичинін |
Туу датасы | 11 (23) гыйнвар 1891[1] |
Туу урыны | Пески[d], Щасновская волость[d], Козелецкий уезд[d], Чернигов губернасы, Россия империясе[1] |
Үлем датасы | 16 сентябрь 1967[2][3] (76 яшь) |
Үлем урыны | Киев, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР |
Җирләнгән урыны | Байкове зираты[d] |
Язма әсәрләр теле | украин теле |
Һөнәр төре | язучы, шагыйрь, тәрҗемәче, публицист, әдәбият белгече, сәясәтче, навилис |
Башкарган вазыйфа | председатель Верховной Рады Украины[d] һәм СССР Югары Советы депутаты[d] |
Әлма-матер | Киев милли икътисад университеты[d] һәм Черниговская духовная семинария[d] |
Активлык чорнының башы | 1906 |
Активлык чоры тәмамлануы | 1967 |
Сәяси фирка әгъзасы | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Катнашучы | XX съезд КПСС[d], КПССның XXII съезды[d] һәм XXI съезд КПСС[d] |
Әгъзалык | СССР язучылар берлеге, Украина милли фәннәр академиясе[d], Болгарская академия наук[d] һәм ВАПЛИТЕ[d] |
Жанр | шигырь бүлеге[d], повествовательная поэзия[d], эскич[d] һәм хикәя[d] |
Бүләкләр | |
Павло Тычина Викиҗыентыкта |
Павло Тычина (Павел Григорьевич Тычина) 1891 елда Украинаның Чернигов губернасы Пески авылында туган.
Әтисе псаломнар башкарган, «грамота мәктәбе» укытучысы булган. Павел бала чактан музыкага, сурәт төшерүгә һәм шигырьләр иҗат итүгә сәләтле булган.
Башта земство мәктәбендә, шуннан Чернигов ир балалар дини училищесында укыган [4], бер үк вакытта монастырь хорында җырлаган, чөнки әтисе вафат булып калып, үзен-үзе асрарга мәҗбүр булган. Гаиләдә 13 бала булып, дүртәүсе бала чакта мәрхүм булган.
Аннары дини семинариядә укый (1907-1913)[4].
Павел Тычина 1912 елда басыла башлый, тәүге җыентыгы — «Кояшлы кларнетлар» («Солнечные кларнеты»; 1918)
1917 елда, башланганда Тычина Киевта булган.
1923 елда Харьковка, Украинаның ул чактагы башкаласына күченә. Биредә ул журналда эшли, күп языша, әрмән, грузин һәм төрек телләрен өйрәнә башлый.
1938-1967 елларда — УССР Югары Советы депутаты. 1953-1959 елларда — УССР Югары Советы Рәисе. ССРБ-ның 2-5 чакырылыш Югары Советы депутаты (1946-1962). 1944 елдан ВКП(б) әгъзасы.
1943-1948 елларда — УССР мәгариф министры (нарком).
УССР Фәннәр Академиясе академигы (29.06.1929)[5], УССР Әдәбият институты директоры. 1947 елдан Болгария Фәннәр Академиясенең мөхбир әгъзасы.
П. Г. Тычина 1967 елның 16 сентябрендә Киевта вафат була.
Бөек Ватан сугышы елларында Өфедә яши (1941-43). Башкорт фольклоры мотивларын һәм тарихи фактларны файдаланып, Башкортстанның Бөек Ватан сугышы чорындагы тормышын «күкрәүле яңгыр» («Гроза»; 1943) дигән шигырендә бәян итә, гамәлдә, башкорт халкына ихтирамын, мәхәббәтен белдерә.
П. Тычинаның шигырьләрен Б.Бикбай, С.Кулибай, Г.Рамазанов, М.Сөндекле, Г.Әмири һәм башкалар башкорт теленә тәрҗемә иткән. Ул үзе М.Гафури, Б.Бикбай, С.Кудаш, шулай ук башка берничә авторның әсәрләрен украин теленә әйләндергән. Башкорт әдәбияты турында мәкаләләр, «Мәҗит Гафури иҗатында ватанчылык» (1942; башкортча тәржемәсе 1943) китабы басылып чыккан.
Киевта — Павло Тычина проспекты, Павло Тычина исмендәге Умань дәүләт педагогия университеты; Әрмәнстанның башкаласы Ереванда урамга һәм Ванадзор шәһәрендәге мәктәпкә аның исеме бирелгән.
Өфедә Украин ССР ы Фәннәр академиясе Президиумы урнашкан бинага һәм Павло Тычина яшәгән йортка мемориаль тактаташлар куелган.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.