Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Ольга Георгий кызы Левадная (рус. Ольга Георгиевна Левадная; 05.12.1962, Сумы, Сумы өлкәсе, УССР, ССРБ) — шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2008), Державин (2007) һәм Саҗидә Сөләймәнова (2015) исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның һәм Росиянең Язучылар берлеге әгъзасы, «Диалог» шигъри театрының сәнгать җитәкчесе (2016) булып тора.[1][2]
Ольга Левадная | |
---|---|
Туган телдә исем | Ольга Георгий кызы Левадная |
Туган | 2 июнь 1958 (66 яшь) Сумы, Сумы өлкәсе, УССР, ССРБ |
Милләт | украин |
Ватандашлыгы | СССР→ Россия |
Һөнәре | язучы, журналист |
Бүләк һәм премияләре | Саҗидә Сөләйманова премиясе Державин премиясе |
Ольга Георгий кызы Левадная 1958 елның 2 июнендә Украинаның Сумы өлкәсе Сумы шәһәрендә хәрби хезмәткәр гаиләсендә туа.[3] Аның әтисе ягыннан бабасы Сумы машина төзү заводында эшләгән, сугыш елларында предприятие белән бергә Кемеровога эвакуацияләнгән, 4 ел буе фронт ихтыяҗлары өчен заказлар үтәгән. Әнисе ягы Новосибирск өлкәсеннән, бабасы сугышка кадәр колхоз рәисе булган, 1943 елда Курск дугасындагы сугышта һәлак була. Леваднаяның балачагы бер-берсеннән нык аерылып торган күп кенә шәһәрләрдә уза. Бер ел Украинада яшәгәннән соң, гаилә Венгриягә күченә.[3]
1970 елда гаиләсе белән Казанга күченеп киләләр, әтисе Кремльдә полкның кораллану начальнигы вазыйфасын ала,[3] башта урта мәктәпне, 1978 елда Казан индустриаль—педагогика техникумын тәмамлый.[4]
Хезмәт эшчәнлеген 1978 елда Казан шәһәренең Мәскәү РК ВЛКСМДА статист булып башлый. 1979—1980 елларда — «Вечерняя Казан» газетасының штаттан тыш хәбәрчесе. Аннары 6 ел дәвамында «Подарки» кибете администраторы, 1988—2000 елларда Казан шәһәренең Мәскәү районы ЗАГС хезмәткәре булып эшли.[4]
1988—1992 елларда Казанның иҗат яшьләре Советы Рәисе эшендә булыша.[4]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.