From Wikipedia, the free encyclopedia
Олег Викторович Мартьянов (1960 елның 28 декабре, Казан, ССРБ) — Россия Федерациясе Кораллы Көчләре полковнигы, 2009—2013 елларда Россия Федерациясенең махсус операцияләре көчләренең беренче командиры, Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясенең әгъзасы[1], техник фәннәр кандидаты.
Олег Мартьянов | |
---|---|
Туган | 28 декабрь 1960 (63 яшь) Казан, ССРБ |
Олег Мартьянов 1960 елның 28 декабрендә Казанда хәрби гаиләдә туган. Инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 122 нче урта мәктәпне һәм Рязань югары һава-десант команда училищесын тәмамлый (1982). Ике ел махсус билгеләнештәге 4 нче аерым бригадада (Вильянди, Эстон ССР, Балтыйк буе хәрби округы), 1984 елның сентябреннән 1986 елның октябренә кадәр Әфганстанда командировкада хезмәт итә; махсус билгеләнештәге 154 нче аерым отрядта (Җәлалабад) төркем һәм рота командиры булып хезмәт итә. Әфганстанда хезмәт иткәндә җиңел яралана; 1989 елның августына кадәр махсус билгеләнештәге 24 нче аерым бригада белән (Байкал арты хәрби округы) җитәкчелек итә[2].
1992 елда М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый. 1999 елга кадәр махсус билгеләнештәге отряд командиры, оператив бүлек башлыгы һәм Себер һәм Төньяк-Кавказ хәрби округларының аерым бригадаларында штаб начальнигы булып хезмәт итә. Чечняда сугышларда катнашкан, 2009 елга кадәр ГРУда хезмәт иткән. 2009—2013 елларда — Россия Федерациясе Кораллы көчләренең махсус операцияләре беренче командиры[3]. Кандидатлык диссертациясен 2010 елда яклый (техник фәннәр кандидаты).
2013 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин чакыруы буенча Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе әгъзасы итеп билгеләнә. ССО өчен хәрби экипировка һәм корал әзерләүдә катнаша[4]. 2013 елдан Россия Коралчылары берлегенең директорлар советы әгъзасы.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.