Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Олег Веселовский (21 март 1928 ел — 16 апрель 2018 ел[1]) — электротехника өлкәсендә белгеч, техник фәннәр докторы, профессор, Новосибирск дәүләт техник университетының электротехника кафедрасына нигез салучы һәм аның тәүге мөдире (1962-1994), энергетика факультеты һәм электромеханика факультеты деканы (1959-1964), укыту эшләре буенча проректор (1965-1974). Россия Федерациясе электротехник фәннәр академиясе академигы.
Олег Николаевич Веселовский 1928 елның 21 мартында туган.
1950 елда Мәскәү энергетика институтының (МЭИ) электромеханика факультетын тәмамлый.
1954 елда МЭИ-да «Доливо-Добровольский — основоположник техники трехфазного тока» темасына кандидатлык диссертациясе яклый, энергетик техника тарихы кафедрасы доценты гыйльми исеме ала, бер үк вакытта электроэнергетика факультеты деканы урынбасары булып эшли. МЭИ-да Олег Николаевич галим, педагог һәм администратор буларак формалаша.
1959 елда О. Н. Веселовский Новосибирск электротехника институтының электротехниканың теоретик нигезләре кафедрасы доценты вазифасына сайлана һәм Новосибирскига күчә. Олег Николаевичның алдагы бөтен хезмәт эшчәнлеге Новосибирск электротехника институты (хәзер Новосибирск дәүләт техник университеты) белән бәйле.
1959-1964 елларда энергетика факультеты деканы булып эшли, ә 1965нче елдан 1974 елга кадәр — уку эшләре буенча проректор вазифасын башкара.
1963 елда О. Н. Веселовский гомуми электротехника кафедрасын оештыра һәм 30 еллап аның мөдире була. 1981 елда «Низкоскоростные линейные электродвигатели» темасына докторлык диссертациясе яклый[2]. Техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә лаек була, ә 1982 елда — профессор галим дәрәҗәсе ала.
Фәнни кызыксынулар өлкәсе: электротехника тарихы, XX гасырда электротехника үсеше, электр машиналары, сызыклы электродвигательләр. Үз вакытында Олег Николаевич 5 томлык «Энциклопедии электротехники» фәнни басмасын әзерләүдә катнаша.
Гыйльми-педагогик эшчәнлеге еллары эчендә О. Н. Веселовский 130 дан артык фәнни һәм методик хезмәт бастырып чыгара, шул исәптән 10 китап һәм 7 уйлап табу, 13 техник фәннәр кандидаты һәм ике доктор әзерләгән[3].
Олег Николаевич Веселовский төрле елларда ССРБ югары уку йортлары министрлыгының электротехника буенча фәнни-методик советы әгъзасы була, 1993 елда электротехника фәннәре академиясенең (АЭН) мөхбир әгъзасы итеп сайлана, 2002 елда — АЭН-ның Мактаулы академигы[4].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.