From Wikipedia, the free encyclopedia
Н.А. Дурованың музей-утары, Надежда Дурованың музей-утары, рус. Музей-усадьба Н.А. Дуровой — Алабуга шәһәрендә урнашкан, Татарстан мәдәният министрлыгы карамагындагы дәүләт музее. Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы (җитәкчесе Гөлзада Руденко) составында.
Н.А. Дурова 1831-1866 елларда яшәгән йортта (Алабуга, Мәскәү урамы, 123) ачылган.
Н.А. Дурованың музей-утары | |
Җитәкче | Гөлзада Руденко |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Алабуга |
Рәсми ачылу датасы | 27 август 1993 |
Мирас статусы | федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d] |
Рәсми веб-сайт | elabuga.com/durova/aboutDurovaMuseum.html |
Н.А. Дурованың музей-утары Викиҗыентыкта |
Н.А. Дурованың музей-утары | |
---|---|
Нигезләү датасы | 1993 |
Урын | Алабуга |
Директор | Гөлзада Руденко |
Н.А. Дурованың музей-утары Викиҗыентыкта |
Надежда Андреевна Дурова , 1812 елгы Ватан сугышы каһарманы, Смоленск һәм Бородино сугышларында катнашучы, фельдмаршал М.И. Кутузовның ординарецы, соңыннан – рус әдәбиятының Алтын чоры талантлы вәкиле, А.С. Пушкинны һәм В.Г. Белинскийны үзенең «Кавалерист-кыз язмалары» белән сокландырган язучы, 82 еллык озын гомеренең 30 елын Алабуга шәһәрендә үткәргән. 1812 елгы Ватан сугышы чорының һәм, гомумән, XIX гасыр Россия тарихының күпләр өчен табышмак булып калган хатын-кызы Алабугада 1831-1866 елларда яши һәм мәңгелеккә шунда кала. XIX гасырның I яртысында төзелгән, язучы соңгы елларын уздырган йорты да, ниндидер могҗиза белән җимерелмичә, исән калган.
Н.А. Дурованың музей-утары ачылган көннән башлап, аның хезмәткәрләре музей бүлмәләрендә фәнни, агарту һәм тәрбия эше алып бара.
Соңгы елларда җәй айларында Алабугада экскурсион теплоходлар тукталу сәбәпле, Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм чит илләрдән килгән туристлар саны күбәйгән.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.