Нәфел намаз — исламда өстәмә укыла торган намаз. Нәфел намазларын уку тыелган вакыттан башка теләсә нинди вакытта да укырга мөмкин.
- Хаҗәт намазы - берәр теләккә ирешү өчен, дога кылыр алдыннан укыла торган ике рәкәгать намаз.
- Истиска намазы - корылык булганда, җәмәгать белән җыелеып кырда укыла торган намаз. Ике рәкәгатьле.
- Тәүбә намазы - гөнаһлардан үкенеп, тәүбә итәр өчен укыла торган ике рәкәгатьле намаз.
- Хәүеф намазы - бәла һәм афәт килүдән шикләнгәндә, алардан котылу өчен укыла.
- Көсуф намазы - кояш тотылган вакытта җәмәгать белән мәчеттә укыла.
- Хөсуф намазы - ай тотылганда укыла торган ике рәкәгать намаз.
- Сәфәр намазы - сәфәргә чыгар алдыннан укыла торган намаз.
- Шөкер намазы - Аллаһыга рәхмәт йөзеннән укыла торган ике рәкәгать намаз.
- Ишракъ намазы - кояш чыгып, күтәрелә башлагач укыла торган 2, 4, 6 яки 8 рәкәгатьле намаз.
- Духә намазы - кояш чыгып өйләгә җиткәнче укла торган 2, 4, 6, 8, 10 яки 12 рәкәгатьле намаз.
- Ишрак намазы - кояш чыгып 15-20 минут үткәч укыла.
- Әүүәбин намазы - ахшамнан соң укыла торган 2, 4 яки 6 рәкәгатьле намаз.
- Тәһәҗҗүд намазы - төнлә йокыдан торып, таң атканчы укыла торган намаз. 2, 4, 6, 8 яки 10 рәкәгать итеп укыла.
- Һәүел намазы - бер мөселман кешенең үлгәнен ишеткән көндә, ахшамнан соң укыла торган намаз. Ике рәкәгатьле.
- Мәчет намазы - мәчеткә кергәч укыла торган ике рәкәгатьле намаз. Тәхиятел-мәсҗид намазы дип атала.
- Истихарә намазы - берәр эшне башлар алдыннан, бу эш хәерле булсын дип укыла торган намаз.
- Тәхиятел-вуду - тәһарәт алгач укыла.