From Wikipedia, the free encyclopedia
Нина Кустурица (алман. Nina Kusturica; 1975 елда туган) — кинорежиссер, сценарист һәм продюсер, документаль һәм нәфис фильмнарда эшли.
Нина Кустурица | |
---|---|
Туган | 1975[1] Мостар, Һәрсәк-Неретва кантуны[d] |
Ватандашлыгы | Австрия |
Әлма-матер | Венаның музыка һәм башкару сәнгате университеты |
Һөнәре | кинорежиссёр, сценаричы, кинопродюсер, монтажчы |
1975 елда Югославия шәһәре Мостарда дирижер Абид Кустурица һәм театр актрисасы Ратка Крстулович-Кустурицаның гаиләсендә туган; киноактриса Здравка Крстуловичның (Zdravka Krstulović) туганының кызы.
Босния һәм Герцеговинаның башкаласы Сараевода үскән. Венаның музыка һәм башкару сәнгате университетында, Вена киноакадемиясендә (Filmakademie Wien) Петер Патцак (Peter Patzak) җитәкчелегендә режиссура өйрәнә.
Күп кенә милли һәм халыкара фестивальләрдә: Берлин яшьләр киносы халыкара форумында, Мар-дель-Плата халыкара кинофестивалендә, Роттердам халыкара кинофестивалендә, Макс Офюльс Кинофестивалендә, Сан-паулу һәм Лидс халыкара кинофестивалендә, Хоф халыкара кинофестивалендә (Internationale Hofer Filmtage) һәм башкаларда катнаша.
Австрия башкаласы Венада яши һәм эшли. Укытучы хезмәте һәм лекцияләр белән шөгыльләнә — Австриядә дә, чит илләрдә дә кино, режиссура һәм актёр осталыгы буенча төрле университетлар һәм институтларда семинарлар, лекцияләр, практикумнар үткәрә.
Үзенең башлангыч тулы метражлы «Auswege» (2003) фильмында Нина Кустурица йорт көчләвеннән зыян күргән өч хатын турында сөйли. 2004 елгы Берлин кинофестивалендә фильм яшь кино номинациясендә бүләкләнә.
2009 елда аның «Little Alien»[2] документаль фильмы берничә халыкара кинофестивалендә күп санлы бүләкләргә лаек була.
2018 елда «Ciao Chérie»[3] тулы метражлы нәфис фильмы Хоф халыкара кинофестивалендә «Австрия киносы» номинациясендә күрсәтелә, ә 2019 елның гыйнварында иң яхшы монтаж корылганы өчен Австрия кинопремиясенә лаек була.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.