Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Наил Галиев (чын исеме Голов Николая Афанасьевич; 9 октябрь 1928 ел — 7 февраль 2005 ел) — баянчы, композитор. 1957-1998 елларда Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең баянчы-концертмейстры, «Уфа утлары» исемле беренче башкорт профессионал эстрада-инструменталь ансамблен оештыручы һәм аның сәнгать җитәкчесе. Башкорт АССР-ының халык (1988) һәм атказанган (1968) артисты.
Голов Николая Афанасьевич 1928 елның 9 октябрендә Башкорт АССР-ының Стәрлетамак кантоны Юрковка авылында туган. 1948 елда Чкалов шәһәрендә (хәзер Ырынбур) музыка училищесын тәмамлый.
1952 елда Башкорт халык биюләре ансамбленә (Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле) баянчы булып эшкә алына. 1955 елда Мәскәүдә үткән Башкорт әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаша. 1957-1998 елларда Башкорт дәүләт филармониясенең баянчы-концертмейстеры булып эшли.
1961 елда «Уфа утлары» исемле тәүге башкорт профессиональ эстрада-инструменталь ансамблен оештыра һәм 1988 елга кадәр аның алмашсыз җитәкчесе була.
Халык арасында үзенең импровизаторлык, аккомпаниаторлык осталыгы белән дан яулый. Репертуарында башкорт һәм татар композиторларының җырларын һәм инструменталь пьесаларын һәм үзенең әсәрләрен башкара.
Популяр җырчы булып танылган тормыш иптәше Мәгфирә Галиева башкаруында Наил Галиевның үзе иҗат иткән әсәрләре җыр сөючеләр арасында киң тарала.
2005 елның 7 февралендә вафат була һәм Уфада җирләнә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.