From Wikipedia, the free encyclopedia
Мәмдәл вулысы (рус. Мемделинская волость) — 1920 елдан 1930 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Арчадан Көнбатышка 60 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньяк-Көншбатышында урнашкан. Административ үзәк — Мәмдәл авылы.
Мәмдәл вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгының Галич һәм Алат даругаларында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгының Казан патшалыгы Галич һәм Алат даругаларында, 1708 елдан 1719 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Галич һәм Алат даругаларында, 1719 елдан 1775 елга кадәр Казан губернасының Казан провинциясе Казан өязе Галич һәм Алат даругаларында, 1775 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасы Казан өязе Галич һәм Алат даругаларында, 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Казан өязе Кавал вулысында, 1796 елдан 1920 елга кадәр яңадан Казан губернасының Казан өязе Кавал вулысында урнашкан.
1920 елның 25 июнендә Казан кантонының административ-территориаль берәмлеге буларак барлыкка килә.
1920 елның декабреннән 1930 елның 23 июленә кадәр Арча кантонының административ-территориаль берәмлеге була.
1930 елның 23 июлендә Мәмдәл вулысы юкка чыгарыла, 1930 елның 10 августында аның территориясе Дөбьяз районына тапшырыла.[2]
1926 елның 1 гыйнварына Мәмдәл вулысында 25 авыл советы, 32 торак пункты һәм 3887 йорт хуҗалыгы булган. Вулыс мәйданы 434 км² тәшкил иткән.[1]
1926 елда халык саны 18037 кеше[1] тәшкил иткән. Төп милләтләр: татарлар, руслар.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.