From Wikipedia, the free encyclopedia
«Мулланур Вахитов» — Нәкый Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов» (беренче варианты «Нур Заһит») исемле пьесасы буенча Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган 5 пәрдә, 10 күренештән торучы спектакль. Премьерасы 1948 елның 1 февралендә була. Спектакльнең режиссеры — Хөсәен Ибраһим улы Уразиков (1894—1977). Композитор — Салих Сәйдәшев.
Викибирелмәләрнең буш элементы |
Мулланур Вахитов | |
Юнәлеш: |
драма |
---|---|
Башлану вакыты һәм урыны: | |
Чәчәк ату чоры: |
Спектакльнең төп каһарманы — күренекле татар сәясәт эшлеклесе, Үзәк мөселман комиссариаты рәисе Мулланур Муллаҗан улы Вахитов (1885—1918).
.
Спектакль театр репертуарына «Нур Заһит» исеме белән 1944 елда алынган. Аны 1945 елның апрелендә узучы РСФСР милли театрлары смотрында күрсәтергә тиеш булалар. Әмма фирка өлкә оешмасының инкыйлабчы Мулланур Вахитов образын тудыруга карата булган каты таләпләрен үтәргә кирәк булу сәбәпле, премьера 1948 елның 1 февралендә генә мөмкин була. Драматург Нәкый Исәнбәт һәм режиссер Хөсәен Уразиков драманы берничә тапкыр үзгәртергә мәҗбүр була. Тарихи материаллар җентекләп өйрәнелә, театрда спектакльдә катнашачак актерлар өчен Мулланур Вахитовның Ватандашлар сугышы елларында Казанда булу чоры турында лекцияләр оештырыла. Әсәргә күренекле тарихчы галимнәр бәя куя. Актерлар составы күп тапкырлар үзгәртелә, хәтта спектакльнең рәссамын алыштыралар (әүвәл спектакльнең рәссамы итеп Камал театрының баш рәссамы Мәэмүн Гали улы Сутюшев (1906—1990) билгеләнгән булса, соңрак аны Эрнст Брунович Гельмс (1912—1992) алмаштыра).
Спектакльдә Ватандашлар сугышының Шуралар иле өчен катлаулы чоры фонында инкыйлабчы Мулланур Вахитов тормышының Казандагы соңгы айлары сурәтләнә. Спектакль монодрама принцибы буенча оештырыла. Төп каһарман һәр күренештә өр-яңа мохиттә күрсәтелә: Мулланур Вахитов Казанны яклаучы эшчеләр, зыялылар, эсер-меньшевиклар белән очраша. Әлеге очрашуларда төп каһарман характерының төрле яклары белән ачыла бара. 1948 елда Мулланур Вахитовны белгән, аның белән бергә инкыйлабны яклап көрәшкән кешеләр исән булу сәбәпле, режиссерга икеләтә авырга килә: тарихи шәхес образын һәм инкыйлабчының җыелма сәхнә образын бирергә кирәк була. Вакыйгалар губерна башкарма комитеты бинасының бер бүлмәсендә, тимер юл вокзалында, Борисково дача бистәсендә һ. б. урыннарда бара. Декорацияләр ике планда корыла: алгы планда конкрет архитектура предметлары, арткы планда — кан төсендәге куе кызыл болытлар (инкыйлаб янгыны образы буларак) ясала.
Режиссер калку итеп 3 каһарманны күрсәтә:
Тарихи вакыйгалар эзеннән язылган әсәрне югары идея-сәнгать югарылыгында күрсәтү — Татар дәүләт академия театрының зур казанышы. Әлеге каһарман спектакль тамашачыны тетрәндерде[2] |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.