From Wikipedia, the free encyclopedia
Миңнесәгыйрә Таҗиева (Миңнесәгыйрә Таҗи кызы Таҗиева, 6 август 1936 (87 яшь), Күзкәй, Минзәлә районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — , ) — авыл хуҗалыгында новатор, зоотехник.Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971).
Миңнесәгыйрә Таҗиева | |
---|---|
Туган | 6 август 1936 (87 яшь) Күзкәй, Минзәлә районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Һөнәре | савучы |
1936 елның 6 августында Татарстан АССРның Минзәлә районы Күзкәй авылында туа.
1973 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый.
1953 елдан-бозау караучы, 1955 елдан — «Татарстан» совхозы сыер савучысы, 1972 елдан — зоотехник, азык лабораториясе мөдире, 1978 елдан — участок башлыгы.
1989-1991 елларда-Тукай районының дуңгызчылык комплексы, "Сосновоборский" совхозы зоотехнигы.
Таҗиева җитәкчелегендәге репродуктив участок коллективы 1984 елның июлендә (113%) ит җитештерү буенча 11 нче бишьеллык (1981-1985) планын үтәгән. 1986-1989 елларда гына да 43 780 ц (118,0 %) һәм 124,4 мең баш дуңгыз (106,1%) артым алынган.
Хәзерге вакытта пенсиядә һәм Татарстанның Тукай районында яши[1].
Республиканың Хезмәт даны юбилей китабына (1970), 1941-1945 еллардагы Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан Хөрмәт китабына (1985) кертелгән.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.