From Wikipedia, the free encyclopedia
Мидхәт Әбделмәнов (1942―2024) — шагыйрь, Башкортстанның Язучылар берлеге әгъзасы, композитор, Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, күп җырлар авторы.
Авылдан чыгып китеп Сибай төзелеш училищесында төзүче һөнәрен ала. Урал аръягында, Чиләбедә, Троицкида, аннан соң Башкортстанның төрле районнарында йөзләрчә төзелештә эшли. Гади төзүчедән төзелеш мастеры, прораб, югары җитәкче вазыйфаларына кадәр күтәрелә.
Әдәбиятка булган мәхәббәте аны читтән торып Башкорт дәүләт университетының филология факультетында белем алуга да этәрә.
Беренче шигыре гәзиттә 1967 елда басыла. Күпләп шигырьләр һәм аларга көйләр язуга Мидхәт Әбделмәнов лаеклы ялга чыккач керешә. Хәзерге көндә талант иясенең берничә шигъри җыентыгы һәм җырларыннан торган альбомнары дөнья күргән.
Мидхәт Әбделмәнов туган ягы Благовар районы Яңыш авылына төрлечә ярдәм итеп тора. Иң зур казанышы – туган авылында мәчет төзетеп куюы. Бу саваплы эштә аңа улы Рөстәм һәм авылдашлары ярдәм итә. Мидхәт әфәнде Аллаһ йортын әтисе Мәҗит ага һәм әнисе Газимә апа хөрмәтенә багышлап салдырган.
2024 елның 21 мартында Уфада вафат. Туган ягы ― Благовар районы Яңыш авылында җирләнә[1].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.