From Wikipedia, the free encyclopedia
Мари́я Саломеа Склодо́вская-Кюри́ (фр. Marie Curie, пол. Maria Salomea Skłodowska-Curie 1867-1934), тумыштан Мария Саломея Склодовская, пол. Maria Salomea Skłodowska – бөек физика галимәсе, ире Пьер Кюри белән уртак фәнни ачышлары өчен ике тапкыр Нобель премиясенә лаек була.
Мария Склодовская-Кюри | |
---|---|
Туган телдә исем | Maria Skłodowska-Curie |
Туган | 7 ноябрь 1867 Варшава, Польша Патшалыгы, Россия империясе |
Үлгән | 4 июль 1934 (66 яшь) Франция |
Үлем сәбәбе | апластик анемия[d][1] |
Күмү урыны | Пантеон[d] |
Яшәгән урын | Варшау Париж |
Ватандашлыгы | |
Әлма-матер | Париж университетының табигый фәннәр факультеты[d], Оча торган университет[d], Париж университеты[d], Варшауның 10 нче лицее[d], Париж университеты[d] һәм Париж университеты[d] |
Һөнәре | физик-галим |
Эш бирүче | Париж университеты[d], Сорбонна[d] һәм Институт Кюри[d] |
Җефет | Пьер Күри[2][3] |
Балалар | Ирен Жолио-Күри[3] һәм Ева Күри[d][3] |
Ата-ана | |
Кардәшләр | Бронислава Длуска[d][3], Юзеф Склодовский[d] һәм Helena Skłodowska-Szaley[d] |
Бүләк һәм премияләре | Физика өлкәсендә Нобель премиясе (1903) Химия өлкәсендә Нобель премиясе (1911) |
Гыйльми дәрәҗә: | лисенсиат[d] (1893) һәм докторлык дәрәҗәсе[d] (23 июнь 1903) |
Мария Склодовская Польшада укытучы гаиләсендә туа. Франциядә университетта укыганда 1895 елда Пьер Кюрига кияүгә чыга. Мария Склодовская-Кюри ире белән бергә яңа радиоактив элементлар – полоний һәм радий (1898) ачалар. Ул, хатын-кызлардан беренче буларак, 1903 елда физика һәм 1911 елда химия буенча ике тапкыр Нобель премиясен ала.
Мария Кюри уран рудаларын эшкәртү һәм анализлауның классик методын эшли, күп еллар буенча радиоактив нурланышларның үзенчәлекләрен, аларның тере күзәнәккә тәэсирен һ.б. өйрәнү белән шөгыльләнә. Радиоактив матдәләр белән озан эшләүдән аның ике күзенә дә катаракта башлана һәм яман сыйфатлы анемиядән 1934 елның 4 июлендә ул үлә. Нурланыш авыруы диагнозы ул вакытта әле куелмый.
М. Кюриның хезмәтләрен кызы Ирен Кюри һәм кияве Фредерик Кюри дәвам итәләр һәм үстерәләр. Кече кызы Ева Кюри әти-әнисенең биографиясе һәм хезмәте турында “Пьер һәм Мария Кюри” дигән китап яза.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.