From Wikipedia, the free encyclopedia
Акимова Мария Степановна (21 март 1915 ел — 1 ноябрь 1971 ел) — СССРның галим-антропологы, тарих укытучысы. Тарих фәннәре кандидаты (1942), МДУ антропология кафедрасының доценты.
Мария Акимова | |
---|---|
Туган | 21 март (3 апрель) 1915[1] Глухово[d], Владимирский уезд[d], Владимир губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 1 ноябрь 1971[1] (56 яшь) Мәскәү, СССР |
Ватандашлыгы | СССР |
Әлма-матер | Биологический факультет МГУ[d] һәм Мәскәү дәүләт университеты |
Һөнәре | антрополог |
Эш бирүче | Мәскәү дәүләт университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | тарих фәннәре кандидаты[d] |
Гыйльми исем: | доцент[d] |
Фән өлкәсе: | кешебелем |
Эш урыны: | Мәскәү дәүләт университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | тарих фәннәре кандидаты[d] |
Гыйльми исем: | доцент[d] |
Мария Степановна Акимова 1915 елның 21 мартында Россия империясе Владимир губернасының Глухово авылында туа.
1940 елда Мәскәү дәүләт университетында биология факультетын тамамлый .1944 елда шунда ук укыта башлый. Бөек Ватан сугышы вакытында Бишкек шәһәрендә Кыргыз ССРның Халык Комиссарлары Советы каршындагы Фәннәр комитетында эшли.
Гыйльми эшчәнлеге Идел буе, Көньяк Урал һәм Урал аръягындагы халыкларының расогенезы һәм этногенезы мәсьәләләренә багышланган. БАССРга һәм Чиләбе сферасына антропологик экспедицияләр (1963-1965, 1967) оештыручы һәм дерматоглифик, серологик, соматологик программалар буенча 1200 тирәсе башкорт кешесен өйрәнүче.
Галим башкортларны дүрт антропологик типка бүлә, палеоантропологик материаллар нигезендә башкортларның Көньяк Уралда 1‑нче мең еллыкта яшәгән халыкның генетик токымы булган дигән нәтиҗәгә килә.
50гә якын гыйльми эше бар. 1971 елның 1 ноябрендә Мәскәүдә вафат була.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.