From Wikipedia, the free encyclopedia
Бу Казан табибы турында мәкалә, Ташкент рәссамы турында моннан укыгыз
Марат Садыйков | |
---|---|
Туган телдә исем | Марат Наил улы Садыйков |
Туган | 27 гыйнвар 1970 СССР, РСФСР, ТАССР, Буа (Татарстан) |
Үлгән | 29 гыйнвар 2023 (53 яшь) РФ, ТР, Казан |
Яшәгән урын | Юлиус Фучик урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Казан дәүләт медицина университеты |
Һөнәре | табиб, депутат, министр |
Җефет | Динара Илгизәр кызы |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган табибы Татарстанның Дәүләт премиясе (фән һәм техника өлкәсендә) |
Гыйльми дәрәҗә: | медицина фәннәре кандидаты[d] |
Марат Садыйков, Марат Наил улы Садыйков (1970 елның 27 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Буа ― 2023 елның 29 гыйнвары, РФ, ТР, Казан) — табиб, ТР сәламәтлек саклау министры (2018 елның 14 февраленнән 2023 елның 29 гыйнварына кадәр), медицина фәннәре кандидаты (1999), Татарстанның атказанган табибы, Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты (фән һәм техника өлкәсендә). Татарстанның IV (2009-2014), V (2014-2019) чакырылыш Дәүләт Шурасы депутаты.
1970 елның 27 гыйнварында Буада туган. «Балалар табибы» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган (1993). Ординатураны поликлиник педиатрия кафедрасында үткән. Чыгарылыштан соң кафедрада ассистент булып эшләргә калдырылган. 1999 елда ул сәламәтлек саклауны оештыру темасы буенча кандидатлык диссертациясен яклаган.[2]
1996 елда 18нче Шәһәр клиник хастаханәсенең консультатив-диагностика үзәге баш табибы урынбасары итеп билгеләнгән.
2000 елдан Казан онкология диспансеры баш табибы. Ул җитәкләгән сигез ел эчендә онкодиспансер заманча югары технологияле үзәккә әверелә[2].
2008 елның июленнән 2018 елның февраленә кадәр Казанның 7-санлы шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы.
2018 елның 14 февраленнән 2023 елның 29 гыйнварына кадәр ТР сәламәтлек саклау министры[3].
Татарстанда танылган медицина династияләренең берсе ― Садыйковлар династиясеннән. Әтисе Наил Сәлах улы Садыйков, табиб, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары (1989―2003). Әнисе Нәзирә Шайхелислам кызы (?―2023[7]), табиб-педиатр, укыганда Ленин стипендиаты булган, укуын кызыл диплом белән тәмамлаган. Сеңлесе Гүзәл Наил кызы, табибә, хәзер М. Садыйков исемендәге 7нче хастаханәдә физиотерапия бүлеге җитәкчесе.
Хатыны Динара Илгизәр кызы (Зыятдинова), табиблар гаиләсеннән, Марат Наил улы белән Казан дәүләт медицина институтын тәмамлагач, өйләнешкәннәр. Уллары Марсель Марат улы, кызлары Камилә Марат кызы да табиблык һөнәрен сайлаганнар[8].
2023 елның 29 гыйнварына каршы төндә Казанда 53 яшендә вафат.[9] Мәрхүмне Казанның Тынычлык бистәсендәге зиратта җирлиләр.[10].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.