From Wikipedia, the free encyclopedia
Максим Горький музее (рус. Музей Максима Горького) — Татарстанның Кама Тамагы районы Красновидово авылында урнашкан дәүләт мәдәният оешмасы (музей). ТР милли музее бүлеге. Рус язучысы, җәмәгать эшлеклесе Максим Горький тормышының (Алексей Максимович Пешков, 1868—1936) Красновидовода узган чоры белән таныштыра. Красновидово музее — ил буенча Максим Горькийның авыл җирлегендә ачылган беренче музее.
Максим Горький музее | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Красновидово |
Максим Горький музее Викиҗыентыкта |
Максим Горький музее | |
---|---|
Нигезләү датасы | 1979 |
Урын | 422813 ТР, Кама Тамагы районы, Красновидово, М. Горький ур., 17. |
Директор | Гөлчәчәк Рәхимҗан кызы Нәҗипова Ольга Николай кызы Гришукова (бүлек мөдире) |
Сайт | Музей сайты |
Максим Горький музее Викиҗыентыкта |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Музейдан фотосурәтләр. | |
1972 елның 28 мартында нигез салынган. 1979 елның 10 октябрендә ачылган. Музейга нигез салучылар — тарихчы-археолог Николай Филипп улы Калинин (1888—1959) һәм язучы, РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре Мария Николай кызы Елизарова (1908—1995)[1]. Беренче экспозицияне Казан тарихчысы В. В. Чумаков ясый.
1979—1982 елларда — Максим Горькийның Казандагы музее филиалы. 1983 елдан — ТР милли музее бүлекчәсе[2]. Беренче директорлар — Валентина Иван кызы Кобзова, Валентина Григорий кызы Останина.
Музей бер комплекска берләшкән ике таш бинадан гыйбарәт: кызыл кирпечтән салынган яңа музей бинасы (янкорма) һәм Михаил Антон улы Ромасьның сакланып калган кибете бинасы.
Күргәзмә мәйданы — 144 кв. м. Экспонатлар саны — 850. Экспозиция Максим Горькийның 1888 елның яз-көз айларында Красновидовода уздырган көннәре мохитен күрсәтә. Музей ике — мемориаль (М. А. Ромасьның торак бүлмәсе, кибете) һәм әдәби өлештән тора. Күргәзмә Красновидово авылының 1732 елдан башлап тарихы белән таныштыра. XIX гасыр рус керәстияны йорты интерьеры торгызылган.
Красновидовода узган көннәре турында язучы «Минем университетларым» әсәрендә телгә ала.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.