From Wikipedia, the free encyclopedia
Ләйлә Агалар кызы Бәдирбәйли яки Ләйлә Бәдирбәкова (кияүдә — Җаванширова, әзери. Leyla Ağalar qızı Bədirbəyli (Cavanşirova); 1920 елның 8 гыйнвары — 1999 елның 23 ноябре) — совет азәрбайҗан театр һәм кино актрисасы[2]. Азәрбайҗан ССРның халык артисты (1959). Икенче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1946). 1945 елдан СБКФ әгъзасы.
Ләйлә Бәдирбәйли | |
---|---|
Туган телдә исем | әзери. Leyla Ağalar qızı Bədirbəyli |
Туган | 8 гыйнвар 1920[1] Бакы, Азәрбайҗан Демократик Җөмһүрияте |
Үлгән | 23 ноябрь 1999[1] (79 яшь) Бакы, Әзербайҗан |
Күмү урыны | Шәрәфле каберләр аллеясе[d] |
Ватандашлыгы | Азәрбайҗан Демократик Җөмһүрияте СССР Әзербайҗан |
Һөнәре | театр актеры, киноактер, актёр, биюче |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Ләйлә Җаванширова 1920 елның 8 гыйнварында Бакыда шәмкер бәкләрх нәселеннән булган Агалар Бәдирбәков[3] һәм шәмәкәр ханы Муса ханның кызы Бикә ханым гаиләсендә туа. Ләйләнең балачак еллары Ичәршәһәрдә аларның йортында уза.
1936 елда ул Азәрбайҗанның җыр һәм бию ансамбле солисткасы була, анда 1942 елга кадәр була. 1942 елда М. А. Азизбеков исемендәге Азәрбайҗан дәүләт театры җитәкчелеге чакыруы буенча Ләйлә Бәдирбәйли аның сәхнәсендә актриса була[4].
1945 елда Бәдирбәйли Аршин Мал-Алан музыкаль комедиясендә Гөлчәхрә ролен Узәир Җажибәков чакыруы буенча уйный. Соңрак ул «Фатали хан», «Очрашу», «Күләгәләр үрмәли», «Аның зур йөрәге», «Кероглы», «Тыйнаксыз кура», «Севиль», «Безнең урамндагы егетләр», «Бер матур көнне», «Дәрвиш Парижны шартлата», һ.б. 1951 елда Ләйлә Бәдербәйли Азәрбайҗан театр институтын тәмамлый[5].
Актриса 1999 елның 23 ноябрендә вафат була. Бакыда Шәрәфле каберләр аллеясында җирләнә.
1936 елда, 16 яшендә Җаванширлар нәселе, Карабах ханы Ибраһим Хәлил ханның токымы Фарадж Җаваншировка кияүгә чыга. Бер елдан соң парның улы Җаваншир туа, әмма берничә елдан гаилә таркала.
1942 елда Ләйлә икенче тапкыр Камил Аслановка кияүгә чыга. Парның ике кызлары туа: Ләлә (1947) һәм Бикә (1964). Икенче кызы туганнан соң берничә ел узгач, аның ире чит илләрнең берсендә автомобиль һәлакәтендә фаҗигале рәвештә һәлак була, ә шуннан соң берничә ай узгач, олы кызы Ләлә да автокатастрофа нәтиҗәсендә һәлак була.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.