театр директоры (Олы Әтнә, Татарстан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Ленур Зәйнуллин, Ленур (Ленар[1]) Илфир улы Зәйнуллин (1983 елның 22 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы[2], Олы Әтнә) ― мәдәният эшлеклесе, музыкант, 400ләп җырның көй авторы, аранжировка ясаучы, 2015 елдан Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры директоры. «Татар җыры» фестиваленың «Алтын Барс» премиясе лауреаты.
Ленур Зәйнуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Ленур Илфир улы Зәйнуллин |
Туган | 22 май 1983 (41 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Олы Әтнә |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | көйләр авторы, театр директоры |
Җефет | Альбина Фирдинат кызы |
Балалар | кызлары Диләнур, Динә |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | «Татар җыры» фестиваленың «Алтын Барс» премиясе |
Сайт | lenur_zaynullin. Ленур Зайнуллин |
1983 елның 22 маенда Татарстан АССР Арча (1990 елдан Әтнә) районы Олы Әтнә авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әнисе Ләйсирә Мөнир кызы ― Олы Әтнә урта мәктәбенең химия-биология укытучысы[3]. Апасы (Казанда иминиятләштерү компаниясендә эшли) белән җизнәсе дә ― белгечлекләре буенча укытучылар. Ленур 2015 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт педагогика университетында «география укытучысы» белгечлеге алган, әмма бөтенләй укытмаган[4].
Вузга укырга кергәнче үк музыка белән шөгыльләнә: көйләр яза, аранжировкалар ясый, тавыш яздыра. Бөтен хыялы музыка була. Беренче курстан соң читтән торып укуга күчеп, үз тормышын үзе кайгырта башлый: Әтнәдә торып эшли — «Барс-Медиа» компаниясе белән тыгыз элемтәдә тора. 2015 елга кадәр музыка белән шөгыльләнә. Унбиш ел гомерен шуңа багышлый. Татар эстрадасы йолдызларына — Ландыш Нигъмәтҗановалар буынына — көйләр яза, аранжировка эшли. 400ләп җырга көй язган (2021). Әлфинә Әзһәмова, Илнар һәм Ленар Сәйфиевлар, Айдар Галимов, Венера Шәмиева, Раяз Фасыйхов, Илдар Әхмәтов, Салават Фәтхетдинов, Венера Ганиева, Хәния Фәрхи, Айдар Галимов белән дә эшләгән. Ләйлә Дәүләтова, Гөлнара Сабирова, Венера Мәхмүтова, Гөлсәрвәр, Рәмис Аймәт, Рәсим Җәләл һәм башка кайбер шагыйрьләр сүзләренә көйләр яза.
2015 елда Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов тәкъдиме белән Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры директоры итеп билгеләнә. Театрга нигез салган Гомәр Мәрдәнов Ленурны укучы вакытыннан ук театрда синтезаторда уйнарга чакырып алган, районда узган бөтен чараларның да музыкаль бизәлеше аныкы булган[4].
2017, 2020 елларда Бердәм Россия фиркасеннән Олы Әтнә авыл җирлегенә депутат булып сайланган[8].
2017 елда шәхси кереме ― 923 252, 27 сум[9]. Олы Әтнәдә җир алып, өй җиткерә.
Без бит театрның исемен дә үзгәрттек — «татар» сүзен керттек. Ул башта Әтнә дәүләт театры иде, хәзер Әтнә татар дәүләт драма театры[4] Ленур Зәйнуллин |
Өйләнгән. Хатыны Альбина Фирдинат кызы ― укытучы (Әтнә балалар сәнгать мәктәбендә вокал дәресләре бирә)[10], ике баласы: кызлары Диләнур, Динә. Гаилә Олы Әтнәдә яши.[11].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.